Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе 5 кырымтатар активистын 14-15әр ел төрмәгә хөкем итте


Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсенең биш активистына хөкем карары чыгарды.

"Кырым мөселманнары эше" нигезендә кырымтатар активистлары Аким Бекиров, Сейтвели Сейтабдиев, Рустем Сейтхалилов һәрберсе 14 ел, Эскендер Сулейманов һәм Асан Яников – 15әр ел төрмәгә хөкем ителде.

Аларны Кырымда "террор эшчәнлеге оештыруда һәм анда катнашуда" гаепләделәр.

"Кырым теләктәшлеге"нең әлеге активистлары Кырымда сәяси мәхкәмәләр эшләренә йөри, сәяси тоткыннарга ярдәм итә иде.

2019 елның 27 мартында Русия куәт структуралары кырымтатар активистларның, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" вәкилләренең өйләрендә киңкүләм тентүләр оештырды һәм 20дән артык кырымтатар активистын кулга алды. Аларны Русиядә террорчы оешма дип аталып, тыелган, шул ук вакытта Украинада һәм дөньяның башка күп кенә илләрендә тыелмаган Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле булуда гаепләделәр.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG