Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Мисырдан 119 кеше кайта алмый


Оештырылган тур сатып алып китүчеләрнең 89ы – Һургадада, 30 кеше Шарм-әл-Шәехта кала бирә.

Чикләр һәм һава киңлекләре ябылу аркасында чит илдә калган башкортстаннарның әлегә бөтенесе дә өйләренә әйләнеп кайта алмаган. Бу хакта 22 мартта Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә әйтелде.

Ике атна тирәсе элек, 9 мартта хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дип белдерде. Аның әйтүенчә, төбәк чит илдә калган башкортстаннарга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта Башкортстанда республика халкына өйләренә әйләнеп кайтырга ярдәм итә торган штаб оештырылган иде.

22 марттагы киңәшмәдә әлеге штабның эш нәтиҗәләре турында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр дәүләт комитеты рәисәсе Маргарита Болычева хисап тотты.

Болычева мәгълүматына күрә, штабка барлыгы 187 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 75е – 7 марттан 14 мартка кадәрге чорда.

Шул ук вакытта Башкортстанга барлыгы 74 кеше кайткан, шуларның 45е – 13 марттан 20 мартка кадәрге чорда. Штабка мөрәҗәгать итүчеләрдән барлыгы 105 кеше Башкортстанга әйләнеп кайтуны көтә.

Маргарита Болычева сүзләренчә, хәзерге вакытта Мисырдагы башкортстаннарны кайтаруда зур кыенлыклар бар. Оештырылган тур сатып алып китүчеләрнең 89ы – Һургадада, 30 кеше Шарм-әл-Шәехта кала бирә.

24 февральдән башлап Башкортстанга 3187 кеше кире әйләнеп кайта алган.

Путинның Украинга каршы 24 февральдә башлаган сугышына җавап итеп көнбатыш илләре Русиягә бер-бер артлы санкцияләр кертә. Русия халкы моны беренче көннән үк татый башлады: чит илгә очкычлар туктады, доллар бәясе төште, банкларга чиратлар тезелде. Һава киңлекләрен генә ябып калмыйча, Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләр кертте, алар Русия һава ширкәтләренә очкычлар, запас өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG