Фетнәчеләр контролендәге "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") башлыгы Леонид Пасечник якын арада "республика"ның Русиягә керү турында референдум узачагын белдерде. Аның сүзләрен Луһански мәгълүмати үзәге китерә.
— Якын арада республика җирендә референдум үткәреләчәк дип уйлыйм. Анда халык үзенең абсолют конституцион хокукын тормышка ашырачак һәм Русиягә керү турында үз фикерен белдерәчәк. Мин никтер бу чыннан да шулай булыр дип уйлыйм, — диде Пасечник.
Русиядә әлеге белдерүгә инде җаваплар яңгырады. Сенатор Андрей Клишас белдергәнчә, бу "республика"ларның конституцияләренә каршы килмәсә, ЛНР һәм ДНР Русиягә керү турында карарны кабул итәргә хокуклы, Мәскәү аларның суверенлыгын таныды. Шул ук вакытта Дума депутаты Леонид Калашников референдум үткәрер өчен әлегә "уңайлы вакыт түгел" диде.
Башка фетнәче "Донецки халык республикасы"ның референдум үткәрү нияте турында белдерүләре әлегә булмады.
21 февраль көнне Русия президенты Владимир Путин фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы"ның ("ДНР") һәм "Луһански халык республикасы"ның ("ЛНР") бәйсезлеген тану турында карарны имзалады. 22 февраль көнне Дума Русия белән бу төбәкләр арасындагы дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы килешүләрне ратификацияләде.
24 февральдә иртән иртүк Владимир Путин Украина җирләренә тулы масштаблы хәрби һөҗүм башлавын игълан итте. Моны ул Украинаны "денацификация" һәм "димилитаризация" кирәклеге белән аклады.
Русия пропагандасы Украинага каршы башланган сугышны Донбасс халкын яклау ихтыяҗы белән аңлатырга тырыша. Азатлык әлеге тезисның ялган булуы турында язды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!