Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби үлгән


Русиянең Украинада юк ителгән танклары, иллюстратив фото
Русиянең Украинада юк ителгән танклары, иллюстратив фото

Станислав Петрутик Иглин районының Таутөмән авылында яшәгән, аның хатыны һәм ике кызы калган.

Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстанның Иглин районы, Таутөмән авылыннан старшина Станислав Петрутик һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте, дип яза NewsBash.

"Ул ватанының чын улы булды, хезмәт бурычын батырларча үтәде, илен һәм безнең барыбызны да саклады һәм зур хөрмәткә, мәңгелек рәхмәтебезгә лаек", дип белдергән район башлыгы.

Станислав Петрутик тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан. 2000-2002 елларда гаскәрдә булган, 2013 елда Русия кораллы көчләре белән өч еллык килешү төзегән, соңрак аны ике мәртәбә озайткан. Аның өченче килешүе 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш булган, ул Костромада хезмәт иткән.

Старшинаның хатыны һәм ике кызы калган. Аны үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр диелә.

30 мартта Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләре хәбәр ителде.

Азатлык Русия башлаган сугышта һәлак булганнарны аерым исемлеккә туплый.

Сугыш башыннан бирле Русия үзенең югалтулары турында ике мәртәбә генә сөйләде. 2 мартта Русия саклану министрлыгы 498 хәрби һәлак булды, 1597 кеше яраланды, дип хисап бирде. 25 мартта министрлык Украинадагы сугышта 1351 хәрби үлде, 3825 хәрби яраланды дип хәбәр итте.

Шулай да, сугыш дәвамында Русия гаскәренең югалтулары турында төрле бәяләмәләр булды. Украина кораллы көчләре баш штабы Русиянең 17,7 мең хәрбие һәлак булды диде. НАТО бәяләмәсенә күрә исә, сугыш барышында Русиянең 7 меңнән 15 меңгә кадәр хәрбие үлгән булырга мөмкин.

АКШ бәяләмәсенә күрә исә, Украинадагы сугышта Русия ун меңнән артык хәрбиен югалткан.

Сугыш шартларында ике якның да югалтуларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG