Accessibility links

Кайнар хәбәр

Fitch Татарстан һәм Башкортстан рейтингларын чыгаруны туктата


Финанс оешма Русиянең 20 төбәгенең дефолт рейтингын кире кагу карарын кабул итте.

Fitch халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан һәм Башкортстанның чит ил һәм дәүләт акча берәмлегендә эмитент дефолты озын мөддәтле рейтингларын чыгарудан туктый. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Финанс оешма хәбәр иткәнчә, ул Русиянең 20 төбәге һәм төбәк хакимият оешмасының рейтингын күзәтүне туктата. Моннан тыш, төбәк хакимият оешмаларының бурыч рейтинглары да чыкмаячак. Татарстан һәм Башкортстаннан тыш бу исемлеккә Мари Иле, Саха республикалары, Мәскәү, Петербур, Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләр кергән.

Fitch агентлыгы шулай ук СИБУР, "Татнефть" һәм башка эре газ һәм нефть ширкәтләре рейтинглары бастырудан туктый.

Март башында Moody's Investors Service халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең тагын 11 субъектының рейтингын Са дәрәҗәсенә (дефолтка якын) төшергән иде.

Fitch, Moody’s һәм башка халыкара финанс оешмаларының рейтинглары икътисад тотрыклыгын күрсәтә һәм инвесторлар арасында киң кулланыла.

15 март көнне Европа берлеге Русиягә Украинадагы сугыш аркасында кертелгән чикләүләр арасында Русия юридик затлары һәм оешмаларына кредит рейтингларын бирүне тыйган иде. Шуннан соң S&P, Moody’s, Fitch һәм башка финанс оешмалары Русия финанс рейтингларын бастырудан баш тартты.

Белгечләр фикеренчә, Украинадагы сугыш аркасында Русиянең икътисады нык какшаячак. "Хәзер кризис чоры килә. Икътисади хәл авыр. Бу барысына да кагыла, шул исәптән федераль хөкүмәткә дә. Табигый, федераль хөкүмәт беренче чиратта төбәкләрнең кесәсе турында түгел, үз кесәсе турында уйлый", дип сөйләде Азатлыкка икътисадчы Марсель Салихов.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG