Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путинны хәрби җинаятьләре өчен мәхкәмәгә тартырга өндәде


Джо Байден
Джо Байден

Моннан тыш ул Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертергә тырышачагын әйтте.

АКШ президенты Джо Байден Русия президенты Владимир Путинны хәрби җинаятьче буларак мәхкәмәгә тартырга өндәде. Бу хакта Associated Press хәбәр итә.

— Сез Бучада ни булганны күрдегез, — диде Байден һәм Путинны янә "хәрби җинаятьче" дип атады. Элегрәк ул болай Путинны март уртасында атаган иде. Мәскәү ул чакта бу сүзләрне "кабул итмәслек риторика" дип атаган иде.

Моннан тыш АКШ президенты Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертергә тырышачагын әйтте. Бу карарга ул Русия хәрбиләре контролендәге Украина җирләрендә ниләр булганы турында ишеткәннән соң килде, диде Байден журналистларга.

— Без Украинаны корал белән тәэмин итүне дәвам итәргә тиеш, ул аларга көрәш өчен кирәк, — диде АКШ президенты.

Байден шулай ук Киев өлкәсендә булган хәлләрнең барлык детальләре турында мәгълүмат җыярга кирәклеген белдерде. Бу хәрби җинаятьләр турында чын мәхкәмә процессында кирәк булыр, диде ул.

Берничә көн элек Русия гаскәре Киев өлкәсеннән киткәннән соң, алар контролендә булган шәһәрләрдә йөзләрчә тыныч кешенең үтерелүе ачыкланды. Социаль челтәрләрдә һәм медиа чараларында таралган фото һәм видеолардан күренгәнчә, кайбер урамнарда мәетләр күпләп ята.

Мәскәү күпләп үтерүләргә кагылышлы гаепләүләрне кискен кире кага һәм алар турындагы мәгълүматны провокация дип атый.

Киев янындагы Буча һәм башка шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерү турындагы хәбәрләрдән соң, Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли. Европа шурасы моңа Мәскәү җаваплы дип саный, Франция президенты Эммануэль Макрон Европа берлеге илләренә Русиядән ташкүмер һәм нефть сатып алуны тулысынча туктатырга тәкъдим итте.

Европа шурасы белдерүендә әйтелгәнчә, Русия контролендәге Украина җирләрендә кылынган күпләп үтерүләр Европа тарихында мәңгегә калачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG