Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Русия нефте импортын туктату турында канун имзалаган


Джо Байден
Джо Байден

Канун Русиянең Украинадагы агрессиясе белән бәйле.

АКШ президенты Джо Байден Украинага каршы агрессия белән бәйле рәвештә Русиягә һәм Беларусиягә карата өстәмә санкцияләр кертә торган ике канун өлгесен имзалады.

Ак йорт хәбәрендә"Русия нефте импортын туктату турындагы канун" һәм "Русия һәм Беларус белән нормаль сәүдә мөнәсәбәтләрен туктату турындагы канун" имзаланган диелә,

Ике канун да Русиянең Украинадагы агрессиясе белән бәйле. Канун өлгеләре 8 апрельдә Америка конгрессы тарафыннан хупланды. Ак йортның матбугат сәркатибе Джен Псаки элегрәк санкцияләрнең "президент хуплаган" һәм "президент тәкьдим иткән" гамәлләр булуын хәбәр иткән иде.

Кагыйдә буларак, санкцияләрне гамәлгә кертү өчен хакимият карары да җитә, әмма кайбер карарларны – мәсәлән, Русияне сәүдәдә иң уңайлы режимнан мәхрүм итүне – канун нигезендә рәсмиләштерү кирәк.

Байден администрациясе бу атнада Русиянең иң эре финанс институтларына һәм Русия җитәкчелеге белән бәйле берничә затка карата санкцияләр игълан итте.

Шулай ук Европа берлеге дә Русиягә каршы санкцияләрнең чираттагы җыелмасын кертте, бу хакта Европа берлеге рәсми журналында хәбәр ителә. Моннан тыш, Русиядән күмер импорты, Европа берлегенә Русия һәм Беларустан йөк ташучы машиналар белән йөк кертү тыелган.

АКШ санкцияләренә исемлегенә Росия президенты Владимир Путинның кызлары Катерина Тихонова һәм Мария Воронцова да эләкте.

XS
SM
MD
LG