Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы инкубация йомыркалары бер-ике елга гына җитәчәк


Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары "кошчылыкта без дус булмаган илләргә бәйле" дип белдергән. Санкцияләр сәбәпле, чит илләр тәэмин итмәсә, республикадагы инкубация йомыркалары иң күп дигәндә ике елга гына җитәчәк, ди ул.

Татарстанда бер-ике елга җитәрлек инкубация йомыркалары бар. Бу хакта 12 апрельдә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте, дип яза "Бизнес Online".

"Кошчылыкта без, чынлап та, дус булмаган илләргә бәйле. Анализ уздырдык, Русиядәге йомырка сатып алырдай хуҗалыкларны барладык. Әлегә бер елга, ике елга җитәрлек запас бар. Шул ук вакытта, алай-болай була калса, башка илләр аша кайтарту юллары карала. Заказ биреп, акчасы түләнгән йомыркаларны кайтарту белән әлегә проблемнар булмады. Әлегә чикләүләр керткән илләр йомыркалар кертүгә аяк чалмый. Ягъни, иң начары булган очракта да, әгәр бөтен җирне ябып, тәэмин итмәсәләр, ике елга без тәэмин ителгән", дип белдергән министр урынбасары.

Күптән түгел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан фермерлары белән аралашты. Алар да санкцияләрнең нәтиҗәсен хәзердән үк тоя башлауларын сөйләде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG