Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теракт әзерләүдә гаепләнгән нефтекамалы Эрнест Шәмсияровка 17 ел колония соралды


Эрнест Шәмсияров
Эрнест Шәмсияров

Эрнест Шәмсияровка карата хөкем карары 18 апрельдә игълан ителәчәк.

15 апрель Екатеринбур мәхкәмәсе утырышында прокурор Эрнест Шәмсияровка кырыс колония шартларында 17 ел бирүне таләп итте.

Шәмсияров Русия җинаять кодексының "террор гамәленә әзерлек", "террорчылык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү", "террорчылык пропагандасы" маддәләре нигезендә гаепләнә.

Мәхкәмәдә якларның фикер алышуы барышында Шамсияровның яклаучысы Руслан Ишанов гаепләү дәлилләренең нигезсез булуы турында белдерде.

Икенче адвокат Илкин Әмиров Эрнест Шәмсияровны "бу эштә бердәнбер зыян күрүче, корбан" дип белдерде, бөтен мәхкәмә эшен "театр" дип атады, шул ук вакытта гаепләү шаһиты Нәркис Шәрифҗанов – "яхшы актер", дип билгеләп үтте.

Эрнест Шәмсияров үз чыгышында белдергәнчә, Нәркис Шәрифҗанов белән ул Шәрифҗанов инициативасы белән танышкан. "Ул сәясәт турында сөйләшүләргә авыштыра башлады, минем Ислам дәүләте сугышчан төркеме (Русиядә тыелган - ред) турында белгәннәремне сораштыра башлады, ә мин бары тик интернетта булганнарын гына беләм", - диде Шәмсияров. Хөкем ителүче шулай ук ул "идеологик яктан әзерлексез булуын" һәм "бернинди Сүриягә дә җыенмавын" белдерде.

Шәмсияров мәхкәмәгә терактлар ясарга җыенмавын, ә беренче сорау алуларда өлешчә бер маддәдә гаебен тануын "тикшерү тарафыннан басымнан куркуы" белән аңлатты. "Мине мыскыл иттеләр, гаиләмә янадылар, башымны кафельгә бәрделәр... Үзем өчен генә түгел, хатыным һәм балам өчен дә курыктым, - диде Шәмсияров. Гаепләнүче "террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүдә" гаепләүне тулысынча кире кага. "Мин бернинди оешмаларда тормыйм, беркемне дә финансламадым", - диде нефтекамлы. Ул мәхкәмәгә "Сез мине түгел, Шарифҗанов белән ФСБ хезмәткәрләрен хөкем итәргә тиеш", дип мөрәҗәгать итте.

Соңгы сүзендә дә ул мәхкәмәнең үзенә карата гадел булуын сорады.

Эрнест Шәмсияровка карата хөкем карары 18 апрельдә игълан ителәчәк.

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә тоткарлана. 2020 елда Башкортстанның УФСБ идарәсе Нефтекамски шәһәрендә теракт булдырмый калу турында игълан итә. Тикшерү версиясенә ярашлы, 30 яшьлек ир кеше шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. "Тоткарланучы митинг оештырырга планлаштыруын, митинг барышында "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән ялкынланучы матдә кулланырга җыенуын белдерде. Һөҗүм өчен ул тагын бер объектны – Башкортстан җылылык челтәрләре офисын күздә тоткан. Гаепләнүче фикеренчә, әлеге ширкәт җылылык өчен түләүләрне нигезсез арттыра. Ир-атка карата ут төртүдә шикләнеп җинаять эше кузгатылды", дип хәбәр итте үз вакытында куәт хезмәтенең матбугат бүлеге.

Гаепләүдә белдерелгәнчә, Эрнест Шәмсияров аңлы рәвештә бу җинаятьләрне кылуда бергә катнашырга кеше эзләгән һәм Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Нәркис Шәрифҗанов белән килешеп куйган. Тикшерү искәрткәнчә, Шәрифҗанов "Шәмсияровның террорчы акт кылырга ниятләвен белгәч, кичекмәстән иминлек оешмаларына мөрәҗәгать иткән", шуннан соң аларның 2020 елда 17 февральдән 7 июльгә кадәр булган бөтен очрашулары "Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре күзәтүе астында узган".

Шәмсияровны "террорчылыкны пропагандалауда" һәм "Ислам дәүләте" халыкара террорчы оешмасының эшчәнлегендә катнашырга затны җәлеп итеп, террорчы эшчәнлеккә булышуда" да гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, Шәмсияров берничә мәртәбә террорчы оешманың эшчәнлеге белән бәйле төрле видеороликлар җибәргән һәм Шәрифҗановка бергәләп "Ислам дәүләте" оешмасына керү өчен Сүриягә күчәргә кирәклеге турында агитация-пропаганда әңгәмәләре уздырган, шулай ук Шәрифҗановка үзенең "Ислам дәүләте" террорчы оешмасына керергә һәм "башка дин тотучыларга" каршы сугышта үлергә әзер булуын хәбәр иткән.

Эш материалларына күрә, ФСБның беренче сорау алуларында Эренст Шәмсияров террорчылыкны пропагандалауга кагылышлы гаебен "өлешчә таныган". Ул интернетта ИГИЛ эшчәнлегенә катнашы булган роликларны таратуын әйткән, әмма террорчылыкны пропагандаларга ниятем булмады дип белдергән. Шулай ук "ИГИЛ идеологиясен хупламавын, ә интернетта аның эшчәнлеге белән бәйле материалларны "аларның музыкасына" кызыксынуы булганга каравын" белдергән.

Башкортстанның Нефтекамски шәһәр идарәсе бинасына һәм БашРТС-ка ут төртергә ниятләвен ул террорчылыкка юнәлдерелмәгән иде, "хулиганлык нияте белән иде" дип аңлаткан. Шәмсияров әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен чираттагы квитанция килгәннән соң, аның нервлары бирешкән һәм ул "Молотов коктейле" ярдәмендә БашРТС-ка ут төртмәкче булган.

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә ФСБның Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Нефтекамскидагы үз фатирында кулга алына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG