Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамадан Эрнест Шәмсияровка 13 ел колония хөкеме чыкты


Эрнест Шәмсияров
Эрнест Шәмсияров

Гаепләнүче соңгы сүзен 16 апрельдә узган мәхкәмә утырышында әйтте.

18 апрель Екатеринбур мәхкәмәсе нефтекамалы Эрнест Шәмсияровны 13 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Шәмсияров Русия җинаять кодексының "террор гамәленә әзерлек", "террорчылык эшчәнлегенә булышлык күрсәтү", "террорчылык пропагандасы" маддәләре нигезендә гаепләнә.

Адвокат Руслан Ишанов Шамсияровның хакимият органнарына бернинди таләпләр дә куймавын белдерде. "Аның коммуналь түләүләрнең үсүеннән канәгать түгеллеге үзеннән-үзе җинаятьчел гамәл була алмый", диде ул.

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә тоткарлана. 2020 елда Башкортстанның УФСБ идарәсе Нефтекамски шәһәрендә теракт булдырмый калу турында игълан итә. Тикшерү версиясенә ярашлы, 30 яшьлек ир кеше шәһәр идарәсе бинасына ут төртергә планлаштыра, бинага таба "Молотов коктейле" тутырылган шешәләр ыргыта. "Тоткарланучы митинг оештырырга планлаштыруын, митинг барышында "хәзерге режимга карата нәфрәт" йөзеннән ялкынланучы матдә кулланырга җыенуын белдерде. Һөҗүм өчен ул тагын бер объектны – Башкортстан җылылык челтәрләре офисын күздә тоткан. Гаепләнүче фикеренчә, әлеге ширкәт җылылык өчен түләүләрне нигезсез арттыра. Ир-атка карата ут төртүдә шикләнеп җинаять эше кузгатылды", дип хәбәр итте үз вакытында куәт хезмәтенең матбугат бүлеге.

Гаепләүдә белдерелгәнчә, Эрнест Шәмсияров аңлы рәвештә бу җинаятьләрне кылуда бергә катнашырга кеше эзләгән һәм Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Нәркис Шәрифҗанов белән килешеп куйган. Тикшерү искәрткәнчә, Шәрифҗанов "Шәмсияровның террор гамәле кылырга ниятләвен белгәч, кичекмәстән иминлек оешмаларына мөрәҗәгать иткән", шуннан соң аларның 2020 елда 17 февральдән 7 июльгә кадәр булган бөтен очрашулары "Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре күзәтүендә узган".

Шәмсияровны "террорчылыкны пропагандалауда" һәм "Ислам дәүләте" халыкара террорчы оешмасының эшчәнлегендә катнашырга затны җәлеп итеп, террорчы эшчәнлеккә булышуда" да гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, Шәмсияров берничә мәртәбә террорчы оешманың эшчәнлеге белән бәйле төрле видеороликлар җибәргән һәм Шәрифҗановка бергәләп "Ислам дәүләте" оешмасына керү өчен Сүриягә күчәргә кирәклеге турында агитация-пропаганда әңгәмәләре уздырган, шулай ук Шәрифҗановка үзенең "Ислам дәүләте" террорчы оешмасына керергә һәм "башка дин тотучыларга" каршы сугышта үлергә әзер булуын хәбәр иткән.

Эш материалларына күрә, ФСБның беренче сорау алуларында Эренст Шәмсияров террорчылыкны пропагандалауга кагылышлы гаебен "өлешчә таныган". Ул интернетта "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме эшчәнлегенә катнашы булган роликларны таратуын әйткән, әмма террорчылыкны пропагандаларга ниятем булмады дип белдергән. Шулай ук "ИГИЛ идеологиясен хупламавын, ә интернетта аның эшчәнлеге белән бәйле материалларны "аларның музыкасына" кызыксынуы булганга каравын" белдергән.


Башкортстанның Нефтекама шәһәр идарәсе бинасына һәм БашРТС-ка ут төртергә ниятләвен ул террорчылыкка юнәлдерелмәгән иде, "хулиганлык нияте белән иде" дип аңлаткан. Шәмсияров әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен чираттагы квитанция килгәннән соң, аның нервлары бирешкән һәм ул "Молотов коктейле" ярдәмендә БашРТС-ка ут төртмәкче булган.

Эрнест Шәмсияров 2020 елның 22 июлендә ФСБның Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Нефтекамадагы үз фатирында кулга алына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG