Русия Украинадагы "махсус операциясенең" чираттагы фазасын башлый. Бу хакта India Today телеканалына Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдергән.
"Бу операция дәвам итәчәк", һәм аның сүзләренчә, ул фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" тулысынча азат итүгә" юнәлдерелгән. Максат – хәрби объектлар, сивил объектларга ул кагылмаячак, дип искәрткән Лавров.
Русия тышкы эшләр министры шулай ук Мәскәү "махсус операция" барышында атом-төш коралы кулланырга җыенмый дип белдерде. "Сүз бары тик гади кораллар турында гына бара", дигән Лавров, аның сүзләрен ТАСС язды.
Бүген, 19 апрельдә, соңгы өч атна эчендә беренче мәртәбә Русия саклану министры Сергей Шойгу Украинадагы сугышка фикер белдерде. Саклану министрлыгының коллегиясендә ул Русия фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикаларын" "азат итү ниятләрен эзлекле рәвештә башкара" диде. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, АКШ һәм Көнбатыш илләре сугышны "булдыралганча озайту" өчен барысын да эшли. Шойгу әйтүенчә, Украинаны корал белән тәэмин итеп, Көнбатыш илләре Киевне "соңгы украинга кадәр" сугышырга провокацияли.
Лавров белдергән "Украинадагы махсус операция"нең яңа фазасы турында Шойгу берни дә әйтмәде.
18 апрель кичендә Украина президенты Владимир Зеленский чираттагы видеомөрәҗәгатендә Русия гаскәрләренең Донбасска һөҗүм итә башлавын хәбәр иткән иде.
Украина дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы секретаре Алексей Данилов, Украина хакимиятләре мәгълүматына күрә, Пасха бәйрәменә, ягъни 24 апрельгә кадәр, Русия Донецки һәм Луһански өлкәләрен тулысынча яулап алырга ниятли дип искәртте.
Узган атнада АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бёрнс, Русиянең хәрби уңышсызлыклары аркасында президент Владимир Путин тактик атом-төш кралы кулланырга әмер бирергә мөмкин дип белдергән иде.
Шулай да, Кремльнең атом-төш арсеналын югары сугыш әзерлеге хәленә китерү турындагы "риторик белдерүләренә" карамастан, Үзәк күзләү идарәсендә Мәскәү чынлап та шундый катгый чараларга барырга ниятли дигән дәлилләр юк, дип искәртте Бёрнс.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!