Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне: мәктәпләрдә Татарстан гимнын җырлауны "һәр мәктәп үзе хәл итәчәк"


Русия мәгариф министры киләсе уку елында илнең барлык мәктәпләрендә һәр атна Русия гимнын күмәкләшеп җырлаудан башланачак, дигән иде. Татарстан президенты сүзчесенә әлеге уңайдан Татарстан гимны да җырланачакмы, дигән сорау биргәннәр.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцовның, киләсе уку елында, 1 сентябрьдән илнең барлык мәктәпләрендә һәр атна Русия гимнын күмәкләшеп җырлаудан башланачак, дигән белдерүеннән соң, брифингта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимовадан, Татарстан гимнын да җырлау каралганмы, дип сораганнар. Бу хакта "Казанский репортер" яза.

Галимова сүзләренчә, бу мәсьәлә турында педагоглар берләшмәсендә, шул исәптән һәр мәктәптә аерым фикер алышачаклар.

"Ә бу – билгеле тәкъдим. Ул яңалык түгел. Бөтен кеше дә мәктәптә укыган, мин мәсәлән гимнны мәктәптә өйрәндем. Белем бирү оешмасы шуңа күрә дә белем бирү оешмасы бит инде, ул белем бирә, шул исәптән безнең тарих һәм дәүләт атрибутикасы турында да. Балаларны моңа өйрәтү - белем бирү оешмаларының турыдан-туры эше", дип искәрткән Лилия Галимова.

Хәзер беренче сыйныфтан башлап укытылачак тарих дәресләренә килгәндә, Галимова фикеренчә, замана балаларының яңа мәгълүматка ихтыяҗы зур.

"Тарих дәресләренә килгәндә, аңлавымча, анда сүз аерым фән турында түгел, ә булган програм кысаларында белемнәр бирү мөмкинлеге турында бара. Чөнки замана балалары, кечкенә вакыттан гаджетлар куллана, безгә караганда аларны яхшырак аңлый, зур күләмдә мәгълүмат ала һәм аның белән кызыксына. Әгәр укытучылар аларның ихтыяҗын капласа, бу начар түгел. Ә нинди гимннарны кертергә дигәндә, министрлык бу мәсьәлә өстендә эшләргә тиеш. Аңлавымча, федераль тәкъдим нигезендә карар инде кабул ителгән, ул 1 сентябрьдән тормышка ашырылачак", дип белдергән Галимова.

"Тарихи хәтер саклансын өчен", Русия укучылары тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячак, дип белдергән иде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов. Әлегә Русия мәктәпләрендә тарихны бишенче сыйныфтан башлап өйрәнәләр.

Соңрак Кравцов сүз беренче сыйныф програмына тарих дәресе кертү турында бармый, "Әйләнә-тирә дөнья" дәресе кысаларында үз гаиләсенең һәм төбәгенең тарихына кагылышлы фикер алышулар турында бара", дип белдерде. "Мин беренче сыйныфтан башлап, тарихи агарту булачак дип әйттем. Тарих дәресләре түгел", диде министр.

Шулай ук Кравцов Русиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елында һәр атна башында гимн җырланачак һәм Русия байрагы күтәреләчәк, дип белдерде.

Русия мәгариф министры ил гимны астында дәүләт байрагын күтәрүне 13 апрельдә тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдимне кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да тиз арада тормышка ашыра башладылар.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, бер атна вакыт бирде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG