Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон мәхкәмәсе Ассанжны АКШка экстрадицияләргә рөхсәт итте


 WikiLeaks-ка нигез салучы Джулиан Ассанж
WikiLeaks-ка нигез салучы Джулиан Ассанж

Кушма штатларда Ассанжга 175 ел төрмә янарга мөмкин.

Лондон мәхкәмәсе WikiLeaks проектына нигез салучы Джулиан Ассанжны АКШка экстрадацияләүгә ордер биргән. Бу хакта оешманың Twitter-ында хәбәр ителә. Ахыргы карарны Британия эчке эшләр министры Прити Пател кабул итәчәк. Шуннан соң Ассанж хөкем карарын шикаять итә алачак.

Кушма штатларда Ассанжга 175 ел төрмә янарга мөмкин.

АКШта Ассанжка тулаем алганда 18 гаепләү белдерелгән, шул исәптән шымчылык турындагы канунны бозуы хакында да. Бу – WikiLeaks-ның төрле Америка дәүләт оешмаларының яшерен документларын бастыруы белән бәйле.

Проект 2016 елда, Русиянең АКШтагы президент сайлауларына тыкшынуы кампаниясе кысаларында Русия хакерлары тапкан документларны да чыгарган диелә, әмма гаепләүләр моның белән бәйле түгел.

Ассанж тарафдарлары аны тикшерүче-журналист дип саный. Бүген, 20 апрельдә Лондонда булган мәхкәмә утырышы алдыннан "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы (RSF) Ассанжны азат итәргә чакырды.

Джулиан Ассанж 2012 елдан бирле Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыкмый яшәде. Ул чакта Ассанж Британиядә йорт сагында утыра иде. Көчләү эше нигезендә гаепләнгән Ассанж Швециягә экстрадицияләү мәсьәләсендә мәхкәмә карарын көтә иде. Эквадор аңа сәяси сыену бирде.

Нәтиҗәдә Швеция Ассанжка карата гаепләүләрдән баш тартты, әмма экстрадицияләүне АКШ таләп итә башлады.

2019 елда Эквадор Ассанжны сыену урыныннан мәхрүм итте һәм ул Британия хакимиятләре тарафыннан кулга алынды. Шул вакыттан башлап ул төрмәдә утыра, ә мәхкәмә аны экстрадицияләү турындагы эшне карый.

Күптән түгел Британия Югары мәхкәмәсе Ассанжны экстрадацияләүгә каршы апелляция шикаятен канәгатьләндермәгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG