Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

КФУның һәр бүлегендә 22 апрельгә кадәр җыелыш җыярга һәм карар кабул итәргә кирәк диелә.

Казан федераль университеты хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын Украина качакларына бирергә тәкъдим ителгән. Бу хакта уку йортының ректор вазифаларын башкаручы Дмитрий Таюрский имзалаган документта әйтелә.

"КФУ хезмәткәрләре профкомы Украинадан килгән качакларга КФУның һәрбер хезмәткәреннән бер көнлек хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыкты", диелә анда.

Документта КФУның һәр бүлегендә җыелыш җыярга һәм карар кабул итәргә кирәк диелгән. Җыелышларның нәтиҗәсе 22 апрельгә кадәр җиткерелергә тиеш.

Хат университетның проректорларына, структур бүлекләре, институт һәм факультет җитәкчеләренә юлланган.

1-4 апрельдә Татарстанга Украинаның фетнәчеләр контролендәге "ДНР", "ЛНР" һәм башка төбәкләреннән 1 меңнән артык кеше китерелде. Алар Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә вакытлыча яшәү урынына җибәрелде.

Татарстанда качакларга социаль ярдәм күрсәтелде. Аларның балаларына мәктәп һәм балалар бакчаларында урыннар бирелде. Рәсмиләр "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләргә республика 6 800 эш урыны тәкъдим ителгәнен белдергән иде.

Моңа кадәр Кубаньда табиблар Донбасстан китерелгәннәр өчен хезмәт хакының бер өлешен алуга зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG