Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе, Чечняда Псков десантчыларына һөҗүм итүдә гаепләп тоткарланучыларны сак астына җибәрде


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Алар 19 июньгә кадәр сак астында тотылачак. Тоткарланучылар гаепләрен танымый.

Кичә, 20 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, 2000нче елда Чечняда Псков дивизиясенең 84 десантчысын атып үтерүдә гаепләп тоткарланган биш татарстанлыны сак астына җибәргән. Мондый үтенеч белән мәхкәмәгә тикшерү комитеты мөрәҗәгать иткән.

Федераль иминлек хезмәте Шамил Басаев һәм Хәттаб бандасы әгъзалары дип атаган барлык тоткарланучылар да 19 июньгә кадәр сак астына җибәрелде, дип хәбәр итә "Реальное время".

Русия тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, тоткарланучыларга хәрби фетнә, бандада катнашу һәм хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә һөҗүм итүдә гаепләүләр белдерелгән.

Мәхкәмәдә билгеле булганча, татарстаннарга каршы күрсәтмәләрне берничә шаһит биргән, шаһитләрнең кем булуы әлегә яшерелгән. Шул ук вакытта рәислек итүче хөкемдар Руфинә Газизова эштә әлегә фаш итәргә ярамый торган фотолар һәм башка дәлилләр бар, дип белдергән.

Казанда кулга алынгач, тоткарланучыларны тикшерү эшләре уздырылачак җиргә - Кавказга күчерерләр дип ниятләнә.

Тоткарланучылар мәхкәмәдә гаепләрен танымаган. ФСБ тоткарлаган татарстаннар арасында Илһам Гомәровның гына үз адвокаты бар, аны Руслан Нәгыев яклый.

Мәхкәмәдә Гомәров залдан мәгълүмат чаралары вәкилләрен чыгарып җибәрүне таләп иткән. "Әле мин хөкем ителмәдем, ә матбугат мине гаепле кеше дип күрсәтәчәк", дип белдергән ул. Хөкемдар аның үтенечен өлешчә канәгатьләндереп, утырышны фотога һәм видеога төшерүне тыйган.

Илһам Гомәров сөйләвенчә, ул Чечнядагы Урум-Мартан шәһәренә 1999 елда, исламны өйрәнү өчен килгән, әмма берничә атнадан әсир төшкән. Үзе әйтүенчә әсирлектә булганда блиндажлар казырга һәм утын әзерләү белән шөгыльләнергә туры килгән. Хәрби әзерлеге турында сөйләгәндә Гомәров "Мәктәптә, башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә мин гел мишеньгә тидерә алмый идем. Минем авыруым бар – кулларым калтырый", дигән ул.

Казанның 1нче тикшерү изоляторына җибәрелгән Чаллы кешесе Айрат Камалетдинов исә "миндә алиби бар" дип белдергән.

"Миңа тагарга тырышкан җинаятьләр кылынган вакытта мин Чечня республикасында түгел идем", дигән ул.

Җинаять эше фигурантларының барысы да Чечняда әсирлектә булуы турында сөйли, ә Айрат Камалетдинов әсирлеккә төшмәдем, ди.

"Бу хәлләр булганда мин Чаллыда идем. Кавказга иртәрәк, 1998 елның декабреннән 1999 елның мартына кадәр укырга барган идем. Ул тыныч вакыт иде, беренче Чечня сугышы беткән, икенчесе башланмаган вакыт. Ә хәзер безнең барыбызны җаваплылыкка тарталар. Димәк, заказ. Кемдер үзенә погоннар ясарга тели", дип белдергән ул "Реальное время" басмасы журналистына.

  • 2000 елның 29 февралендә Чечняда Улус-Керт авылы янында Басаев һәм Хәттаб отряды 76нчы Псков дивизиясе десантчыларына һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, 84 хәрбинең гомере өзелә, 4 кеше яралана.
  • Моңа кадәр Кавказ.Реалии әлеге һөҗүмдә катнашуда гаепләнгән 39 яшьлек Магомед Алханов тарихы турында язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG