Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда узарга тиешле ЮНЕСКО комитеты сессиясе вакыты күчерелгән


Русия вәкилләре Көнбатыш илләрен гаепләде.

19-30 июньдә Казанда узарга тиешле ЮНЕСКО дөнья мирасы комитеты сессиясе билгесез вакытка күчерелгән. Бу хакта оешманың Русиядәге комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе ТАССка белдергән.

"Комитет әгъзалары, ә бу 21 суверен дәүләт, Көнбатышның Казанда утырыш уздырмау һәм Русияне рәислек итүдән туктату таләбе басымы астында эшли. Моңа карамастан, дөнья мирасы комитеты илләре Русиягә каршы торуны хупларга теләми. Бу ялкынны киметү өчен безнең партнерлар сессия үткәрү вакытын күчерү мәсьәләсен карарга сорады", дип белдергән ул.

Моңа кадәр Русия вәкилләре сессияне "гибрид формат"та үткәрергә тәкъдим иткән. Бу очракта утырыш Казанда узарга һәм анда видеоэлемтә аша катнашырга мөмкин булган. Шулай да ЮНЕСКО секретариатында мондый тәкъдимне хупламаганнар.

"Якын көннәрдә утырыш үткәрүнең яңа вакытын хәл итәргә исәплибез. Русия дөнья мирасы комитетының 45нче сессиясен ел азагына кадәр үткәрергә әзер", дигән ул.

Орджоникидзе Көнбатыш илләрен гаепләп чыкты һәм ЮНЕСКОда "чиктән ашкан сәясиләшкән вәзгыять" хөкем сөрә дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русия 45нче сессияне Казанда билгеләнгән вакытта үткәрергә әзер булган.

ЮНЕСКОның 45нче сессиясе 2022 елда Казанда 19-30 июнь көннәре 4 мең делегат катнашуында узарга тиеш иде. Моңа кадәр 46 ил ЮНЕСКОның сессиясен Казанда үткәрмәскә чакырды. Моңа Русиянең Украинага каршы сугышы һәм Русия гаскәрләре тарафыннан мәдәни корылмаларның җимерелүе сәбәп булып тора. Узган атнада Миңтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе буларак чыгыш ясады. Ул Владимир Путинның Көнбатыш илләре Русия мәдәниятен кире кагарга омтыла дип әйткән сүзләренә кушуылуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG