Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда, Башкортстанда һәм Мари Илендә мәктәпләрдә ике гимн җырларга тәкъдим итәләр


Аерым алганда, Башкортстанда бу мәсьәлә турында 25 апрельдә фикер алышачаклар.

Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук Мари Илендә мәктәп линейкаларында дәүләт гимнын гына түгел, республика гимннарын да яңгырату тәкъдиме карала, дип яза "Известия".

Алданрак Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең барлык мәктәпләрендә яңа уку елында һәр атна башында гимн җырланачак һәм Русия байрагы күтәреләчәк, дип белдергән иде.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, линейкаларда Русия гимнын гына түгел, республика гимнын да яңгырату тәкъдиме турында хөкүмәттә фикер алышалар.

"Әгәр безнең ике дәүләт теле икән, билгеле Башкортстан республикасының дәүләт символикасы да бар. Хөкүмәттә фикер алышканнан соң, алга таба тормышка ашырырга да мөмкин булыр иде. Мин дүшәмбе (25 апрельдә) республика башлыгының оператив киңәшмәсендә бу тәкъдим белән чыгачакмын", дигән министр.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла "әгәр республикада Русия гимнын уйнатсалар, аның артыннан Татарстан гимны да башкарылырга тиеш", дип белдерде.

"Татарстан – милли республика. Зур илгә мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлана. Әгәр кеше кече ватанын, үз халкын, шәһәрен яратмаса, ул үзенең зур ватаны язмышы турында ничек уйлый алачак? Ике гимнны да җырлау күп вакыт алмаячак – Русия гимнының бер строфасын, соңыннан Татарстан гимнын. Яки киресенчә. Якында безнең сессия булачак, бу мәсьәлә турында Дәүләт шурасында фикер алышырбыз", дигән Ркаил Зәйдулла.

Мари Иле мәгариф һәм фән министрлыгында Русия мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрен, шул исәптән мәктәпләрдә өстәмә рәвештә республика гимнын да башкару мәсьәләсен өйрәнүләрен әйткәннәр. Әгәр тәкъдим кабул ителсә, Мари илендә республика гимнын җырлауны киләсе уку елы башыннан кертергә мөмкиннәр.

Кичә Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Татарстан мәктәпләрендә республика гимны да җырланачакмы дигән сорауга бу мәсьәлә турында педагоглар берләшмәсендә, шул исәптән һәр мәктәптә аерым фикер алышачаклар, дип белдергән иде.

Русия мәгариф министры ил гимны астында дәүләт байрагын күтәрүне 13 апрельдә тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдимне кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да тиз арада тормышка ашыра башладылар.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, бер атна вакыт бирде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.

1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә Украинадагы "махсус операциянең" максатлары турында дәресләр уздырыла башлаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG