Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Украинаның 934 торак пункты Русия гаскәрләреннән азат ителде


Шулай да Украина президенты азат ителгән торак пунктларга кайтучыларны игътибарлы булырга, тикшерелмәгән җирләргә һәм урманнарга кермәскә, минага охшаш әйберләр табылганда аны мөстәкыйль рәвештә алып атарга тырышмаска чакыра

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башыннан бирле илнең 934 торак пункты Русия гаскәрләреннән азат ителде дип белдерде.

"Украинаның азат ителгән шәһәрләре һәм авыллары гадәти тормышка кайту дәвам итә. 934 торак пункт азат ителде инде. 435 торак пунктта полиция эшли башлады. 431 авылда җирле үзидарә эшләп китте. 361 торак пунктта һуманитар штаблар эш башлады. Акрынлап кешеләрнең медицина һәм белем бирү хезмәтләреннән, файдалана алуын, социаль яклау оешмалары эшчәнлеген торгызабыз. Электр, газ су белән тәэмин итү торгызыла", дип белдерде Зеленский видеомөрәҗәгатендә.

Шул ук вакытта ул азат ителгән торак пунктларга кайтучыларны бик игътибарлы булырга чакыра.

"Тикшерелмәгән җирләргә кермәскә. Әлегә урманнарга кермәскә. Минага охшаш әйбер күрсәгез, шундук полициягә яки коткаручыларга хәбәр итегез. Кичектермәгез һәм куркыныч әйберләрне мөстәкыйль рәвештә алып ташларга тырышмагыз", дип мөрәҗәгать итә президент.

Хәзерге вакытта Украинаның көнчыгыш һәм көньяк төбәкләрендәге җирләрнең бер өлеше Русиянең бәреп кергән гаскәрләре контролендә.

Украина кораллы көчләре баш штабы мәгълүматына күрә, украин гаскәрләре саклана, торак пунктларны азат итүгә кагылышлы чаралар башкара һәм Русия гаскәрләренә алга таба хәрәкәт итергә мөмкинлек бирми.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән дәвам итә. Азат ителгән шәһәр һәм авыллардан урыс гаскәрләре чыкканнан соң сивил кешеләрнең күпләп үтерелүе теркәлә. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

Көнбатышның кайбер лидерлары Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG