Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чүп яндыру заводы санкцияләр аркасында чит ил җиһазы ала алмый


Протест чарасы. 2017 ел.
Протест чарасы. 2017 ел.

Республикада хәл итү юлын эзлиләр.

Казан янында төзелүче чүп яндыру заводы чит ил җиһазын ала алмый. Бу турында 21 апрельдә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Бу Русиянең Украинада сугыш башлавыннан соң "Ростех" корпорациясенә, шул исәптән, аның структурасына керүче "РТ-Инвест" оешмасына каршы санкцияләр кертелү белән бәйле.

"Инвестор 1 млрд сум тирәсе акча кертте. Февраль аенда Zosen Hitachi технологиясе нигезендә эшләнгән җиһаз китерү турында килеште. Хәзер бу вәзгыятьтән чыгу юлын эзлиләр", диде ул.

Хөкүмәт башлыгына сорау биргән Дәүләт шурасының КПРФ депутаты Николай Атласов чүп яндыру заводы япон-швейцар технологиясе нигезендә эшләнгәнен, ә технология ала алмаган вакытта проект туктап калу ихтималы турында әйтте.

"Сез заводның нинди хәлдә булуы турындагы сорауга үзегез җавап бирдегез", диде Песошин.

Татарстан премьер-министры сүзләренчә, Татарстан "Ростех" алдында барлык бурычларын да үтәгән. Аерым алганда, милек һәм табыш салымына ташламалар биргән, бюджет нигезендә төзелеш инфраструктурасы булдырырга, җир сатып алырга мөмкинлек биргән, керү юлын төзегән.

Алга таба Татарстан хөкүмәте чүп яндыру заводын милек салымыннан азат итәргә җыена.

2017 елдан алып Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы протестлар барды. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерде. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.

Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

Узган ел Татарстан парламенты чүп яндыру заводына 2,4 миллиард сумлык ташламаны хуплады.

Заводны 2022 елның 1 декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023 елның декабрендә тапшырачаклар, дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG