Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (2)


Тукай бүләге ияләрен бүләкдәү чарасы, 2016 ел
Тукай бүләге ияләрен бүләкдәү чарасы, 2016 ел

Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлегендә быел 19 шәхес һәм иҗат берләшмәсе. Азатлык алардан бүгенге вазгыятьтә милләт, тел, мәдәнияткә урын калачакмы һәм татарлар ни рәвешле үз сүзен әйтергә тиеш дип кызыксынды. Бүген җавапларның икенче өлешен тәкъдим итәбез.

Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (1)
Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (2)

Азатлык гадәттәгечә намзәтләр белән аралашып, татарлар, Татарстан өчен иң мөһим сорауларга җаваплар алырга тырышты. Күтәрелгән мәсьәләләр премиягә дәгъва итүчеләрнең милләт проблемнарына, татарның киләчәгенә карашын ачыкларга ярдәм итә ала.

Бүген дөнья яңа шартларда яши. Яңа вазгыять Татарстанга да, тулаем Русиягә дә кагыла. Русиядә цензура кертелде, үзгә фикер әйтү ярамый, "тынычлык өчен" чыккан кешеләрне кулга алалар, штраф салалар, сәнгать кешеләрен пропагандада кулланалар. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында кертелгән кырыс чикләүләр аркасында бәяләр котырып үсте. Чикләүләр яшәшнең барлык тармакларына да китереп бәрәчәк. Милләт, мәдәният, мәгариф кебек тармаклар икенчел, хәтта өченчел дәрәҗәгә кала ала. Бу шартларда милләтне, телне үстерү мөмкинме һәм аның нинди юллары бар?

Шушы сорауга җавапларның беренче өлешен монда укый аласыз. Бүген җавапларның икенче өлешен тәкъдим итәбез.

Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы, академик:

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

— Мин шөгыльләнгән тарих сәясәттән ерак, шуңа тарихчы буларак үз фикерне әйтү, дәлилләү җиңелрәк. Якын тарихны өйрәнгән хезмәттәшләремә авырга туры килә, анда авызларны томаладылар. Авыр чаклар килергә мөмкин, мин шөгыльләнгән өлкә ул чыгымлы. Археология экпедицияләргә акчаны кысып бирә башларга мөмкиннәр. Әмма, ярар, тапкан мирасны да, фонд, музейларда яткан табылдыкларны да өйрәнергә, анализларга да вакыт, көч кирәк.

Русия Рюриклар заманыннан бирле чит җирләрне яулап алу, буйсындыру эше белән шөгыльләнде

Милләткә кайчан да авыр булды. Үзебездән күп нәрсә тора, үҗәт, принципиаль булсак, телне дә саклап була, тарих аша милли үзаңны да үстерергә мөмкинлек бар. Мәктәпләрдә милли-төбәк компоненты юкка чыкса да, дәрестән тыш конференцияләр, викториналар, олимпиадалар оештырып була. Балаларга кызыклы интерактив уеннар оештырырга мөмкин. Теләк кенә кирәк. Мин оптимистларча карарга тырышам.

Тарихчы буларак, бүгенге хәлләрне күзәтәм һәм бүгенге хәлләрнең барлыкка килүенә бер дә аптырамыйм. Русия бүген генә хәрби риторика белән яшәми бит. Рюриклар заманыннан бирле чит җирләрне яулап алу, буйсындыру эше белән шөгыльләнде. Шуңа бүгенге хәлләр аңлашыла. Ике якта да корбаннар. Татарстанга мәетләр кайта да кайта. Каһарман исеме бирелә, әмма кешене кайтарып булмый. Бер генә теләк – тынычлык урнашсын.

Илһам Байтирәк, композитор:

Илһам Байтирәк
Илһам Байтирәк

— Сугыш инде 8 ел бара. 6 ел элек мин Шостакович тәэсирендә виолончель өчен симфония яздым. Йөрәк түзмәде, ул вакытта ук ни өчен Русия үз сүзен әйтмәде, якламады Донбассны дип уйлый идем. Бу вакыт эчендә Украинада фашизм көчәйде, алар коралланды, сугышырга өйрәнде. Хәзер менә Русия махсус операция дип керде, аңа сөенәм, әмма авырлык белән бара сугыш. Мин язган виолончель әсәре җиңү белән тәмамлана, мин аның әле дә шулай тәмамланганын беләм һәм ышынам. Фашизмны туктатмасаң, Украина Донбасс, Кырым, Краснодар крае аша безгә дә килеп җитә иде.

Фашизмны туктатмасаң, Украина Донбасс, Кырым, Краснодар крае аша безгә дә килеп җитә иде

Без бүген саботаж белән шөгыльләнергә хакыбыз юк. Сәнгать кешеләре күбрәк патриотик әсәрләр иҗат итсен иде. Бу безнең җиңүгә өлешебез булачак. Милләт, мәдәният, мәгариф темасы сугыштан соңга кала. Җиңү яулаганнан соң башкарыла торган эшләр ул. Әлегә без Русия гаскәриләре белән бергә булырга, авырлыкны бергә үтәргә тиеш.

Рифкать Якупов, фотограф:

Рифкать Якупов
Рифкать Якупов

— Бүгенге көндә кара көчләр идарә итә, алар һөҗүм итә, алар тантана итә. Бик авыр кичерәм бу хәлләрне, чөнки Русиядән иң затлы кешеләр, сәләтле яшьләр китә. Журналистлар авыр хәлдә калды. Кыю журналистларның да авызларын ябарга мәҗбүр иттеләр, эшләргә ирек бирмиләр. Күбесе качты, кемдер һаман төрмәгә эләгү куркынычы астында эшли. Кара көчләргә ярдәм итүчеләр пропаганда гына калып бара.

Хәзер акны ак, караны кара дип әйтергә ярамый

Хәзер акны ак, караны кара дип әйтергә ярамый. Кемнең дә төрмәдә утырасы килми, бу аңлашыла да. Әмма әйтергә ярамаса да, күңелең белән каршы торырга кирәк. Бу канлы туйдан ерак тору кирәк.

Татарлар – сәләтле халык. Әле иҗат, фән ияләребез бар, шөкер. Миңа калса, иң авыр заманда без сакланып калганбыз икән, бу сынауны да узарбыз. Милли үзаңны саклап каласы иде. Бу – милләтнең яшәеш нигезе.

Елена Алексеева, тарихчы, Казан дәүләт мәдәният институты:

— Бернигә дә борчылмыйм, сәнгать һәр вакытта да, һәр шартта да кирәк. Иҗат кешеләре бернигә карамастан әсәрләрен тудыруын дәвам итәчәк. Ул элек тә шулай булган, киләчәктә дә шулай булачак. Сәнгатьтән башка кеше була алмый.

Елена Алексеева
Елена Алексеева

Цензура кертелде, әмма ул төрле һәм аны аклап була. Кайчак чыннан да шундый хәлләр була, фикерне әйтмәү хәерлерәк. Кырт каршы килүчеләр бар, әмма нәрсә үзгәрәчәк? Син билгеле кеше икәнсең, ошыймы, ошамыймы, тыелып тор. Путин мантыйгы аңлашыла, хуплыйм. Әлбәттә, яшь егетләрнең үлеме коточкыч фаҗига, әмма без дөньяга корал белән безне куркытырга ярамаганын аңлатырга тиешбез. Әлбәттә, кайчак арттырып җибәрәләр, сары, зәңгәрле кроссовки өчен штраф салулар – ахмаклык. Шул ук вакытта чит илгә китүчеләрне эт итеп сүгәләр. Хурлыйлар. Матур түгел. Әмма авыр чакта илне ташлап чыгып китүчеләрне кабул итә алмыйм. Түзәргә кирәк. Чыгып китүчеләрнең, күрәсең, акчасы күп. Мәсәлән, Алла Пугачева үзенең вилласы өчен аена миллионнар түли аладыр. Безнең андый акчалар да, мөмкинлекләр дә юк. Яшәгән, туган илне яратырга кирәк, аннары яхшы булачак.

Риф Гатауллин, композитор:

Риф Гатауллин
Риф Гатауллин

—Мин гомер буена демократлар өчен тавыш бирдем. Бүгенге хәрби идеология минем халәтемә, яшәешемә, фикерләвемә каршы. Үлемнәр туктарга тиеш. Киләчәктә ниләр булыр - белмим. Без 1990нчы елларда иреклек өчен көрәштек, әмма бернинди дә идеология булдыра алмадык, бер шигар астында берләшә алмадык. Ниндидер кулланучылар кавеменә әйләндек. Татарга да, урыска да яшәү кулай булган, тынычлыкта тормыш алып бара торган, сәнгать, мәгариф, мәдәният кебек төшенчәләр мөһим булган җәмгыять кирәк безгә.

Туфан Имаметдинов, режиссер ("Әлиф" берләшмәсе - Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев):

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

— Бу хәлләрдә иң куркынычы – үлемнәр һәм җәмгыятьтә агрессиянең, бер-бересенә нәфрәтнең артуы. Агрессия финансланачак һәм ул зур чыгым таләп итә. 2014 елдан ук сәнгатькә игътибар кимеде һәм бу дәвам итәчәк. Бурят, татар, башкорт, урыс сәнгатеме ул – мөһим түгел, пропагандага кушылсаң, яшәп калып булачак. Без барыбыз да керләндек бу хәлләр белән, ничек пакълану – төп сорау. ​

Мәдинә Гайнуллина, Әлмәт театры актрисасы (иҗат төркемендә шулай ук Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, "Кибет" спектакле):

Мәдинә Гайнуллина
Мәдинә Гайнуллина

— Әле генә үзгәрешләр булмас, ничек бар, шулай яшәвебез дәвам итәр. Әмма киләчәк өчен курку, шик-шөбһә бар. Нәрсәгә килеп төртеләчәкбез, кешелек дөньясы белән ни булыр - билгесезлек. Мин үземне эленеп калган халәттә итеп хис итәм. Әллә нинди аңлаешсыз, буталчык барысы да. Үз фикереңне әйтергә ярамый. Барыбызны да курку биләде. Шуннан да куркыныч.

Анатолий Егоров, рәссам:

Анатолий Егоров
Анатолий Егоров

— Мәдәният хакимият өчен беркайчан да беренче урында тормады. Аңа акча бүленсә дә, ул һәрвакыт калган акча бәрабәренә булды. Хәзер дә ниндидер зур үзгәреш булыр дип уйламыйм. Дәүләт рәсем сәнгатен, театр, кино һәм башка мәдәни өлкәләрне ничектер тотрыклы алып барырга ярдәмләшер дип өметләнә генә алам. Пандемиядән соң халык "Эрмитаж"га, "Хәзинә"гә бертуктаусыз агыла. Кешеләр күргәзмәләрне, театрларны сагынган.

Совет вакытында хөкүмәт иҗади кешеләргә заказ биреп эшләтте. Заказлары күп булгач, яхшы яшәгәннәр. Моның белән аларның иҗаты зыян күргәнме, алар начар иҗатчыга әверелгәнме? Юк. Совет вакытында рәссамнәр, иҗади кешеләр пропаганда максатында кулланылган дип әйтеп кабартырга кирәкми. Ул вакытта да чиста сәнгать белән шөгыльләнүче яки дәүләт өчен эшләүче сәнгать вәкилләре булган. Советлар чорындагы кебек искиткеч сәләтле осталар хәзер сирәктер. Сәяси вакыйгалар, тарих, чор төсен саклап калу өчен, дәүләт тарафыннан да заказлар булуы хәерле, рәссамнарга, башка иҗат кешеләренә мөрәҗәгатьләр булырга тиеш. Гомумән үз дәүләтеңә, ул нинди хәлдә булмасын, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Аңа артың белән басарга ярамый.

Рәссам Кадим Җәмитов, шагыйрь Николай Алешков белән элемтәгә кереп булмады, ә "Безнең мирас" журналы мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон фикер әйтүдән баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG