Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (1)


Тукай бүләге ияләрен котлау чарасы, 2012 ел

Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлегендә быел 19 шәхес һәм иҗат берләшмәсе. Азатлык алардан бүгенге вазгыятьтә милләт, тел, мәдәнияткә урын калачакмы һәм татарлар ни рәвешле үз сүзен әйтергә тиеш дип кызыксынды. Җаваплар каршылыклы булды. Аларны ике өлешкә бүлеп бирдек.

Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (1)
Сугыш шартларында милләт язмышы. Тукай бүләгенә намзәтләр фикере (2)

Быел Татарстанның югары премиясе – Тукай бүләгенә быел 19 шәхес һәм иҗади берләшмә дәгъва итә. Ел саен бу бүләк тирәсендә шау-шулар калкып чыга. Быел исә намзәтләр арасында бу яки теге кеше лаек түгел, ник бу яки икенче шәхес исемлектә тора дигән дәгъвалар ишетелми. Киресенчә, исемлеккә караганда, соңгы елларда намзәтләр арасына яшь буын вәкилләрен кертмәү кебек тәнкыйть исәпкә алынган, дәгъвачылар арасында яшь иҗатчылар бар.

Югары бүләккә ия булучыларны 26 апрель – Тукай туган көнне, Шигърият бәйрәмендә игълан итеп котлаячаклар. Азатлык гадәттәгечә намзәтләр белән аралашып, бүген көндә татарлар, Татарстан өчен иң мөһим сорауларга җаваплар алырга тырышты. Күтәрелгән мәсьәләләр премиягә дәгъва итүчеләрнең милләт проблемнарына, татарның киләчәгенә карашын ачыкларга ярдәм итә ала.

Бүген дөнья яңа шартларда яши. Яңа вазгыять Татарстанга да, тулаем Русиягә дә кагыла. Русиядә цензура кертелде, үзгә фикер әйтү ярамый, "тынычлык өчен" чыккан кешеләрне кулга алалар, штраф салалар, сәнгать кешеләрен пропагандада кулланалар. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында кертелгән кырыс чикләүләр аркасында бәяләр котырып үсте. Чикләүләр яшәшнең барлык тармакларына да китереп бәрәчәк. Милләт, мәдәният, мәгариф кебек тармаклар икенчел, хәтта өченчел дәрәҗәгә кала ала. Бу шартларда милләтне, телне үстерү мөмкинме һәм аның нинди юллары бар?

Шушы сорау белән без намзәтләргә мөрәҗәгать иттек. Алар күп булганга күрә, җавапларны ике язмага бүлеп бирергә булдык. Җавапларның икенче өлеше монда.

Флера Гыйззәтуллина, шагыйрә:

Флера Гыйззәтуллина
Флера Гыйззәтуллина

Тартып үстерергә милләт кыяр түгел бит. Аны үстерү өчен, шул милләтнең һәр кешесе Кеше булып үсәргә тиеш. Хәзер кеше үзен кызгандырырга, әзерне көтеп утырырга, кибеттән арба белән төяп кайтып, өйдә ашап, бикләнеп ятып эшләргә өйрәнде. Язучылар берлегендә дә бүген берни эшләмичә, "Нишләп була?" дигән мең сорау куеп, эшсез-нисез җайлы гына ятарга була Эшләргә кирәк. Һәркем үзе булдыра алган өлкәдә актив булса, милләт тә үсә. Урамнарга чыга торган заманнар узды. Башта пандемия, хәзер – башкасы. Әмма эшне тыймадылар. Мин үз гомеремдә бер минут тик тормадым. 16 яшемдә, билемә 4 килолы шартлаткыч бәйләп, чакрым ярым су аша чыгып, шахтада да эшләдем. Казанда 13 ел буена туй күлмәкләре тектем, көненә өчәр күлмәк теккән чаклар булды. Көтәсе түгел, эшләргә кирәк. Бирешергә, мескенләнергә ярамый. Әле киләчәктә тагын да начаррак, авыррак көннәр булырга мөмкин. Тормышны экономияләп яшәргә өйрәнергә кирәк. Безгә җиңел түгел, бүген, Украина әнә нинди авырлыклар кичерә. Мин дә яшәдем анда, аларның нинди тырыш халык икәнен дә беләм. Менә күрерсез,Украина берничә елдан ялт итеп яңадан сафка басачак.

Раилә Гарипова, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстры:

Раилә Гарипова
Раилә Гарипова

— Артык милләтнең киләчәге өчен борчылу юк, чөнки татарның нигезе бар. Безнең буын да, безгә кадәр эшләүчеләр дә милли әсәрләр тудырып, сәнгатьнең ядкарьләре дәрәҗәсенә җиткерде. Бию, җыр - халыкның рухын чагылдыручы сәнгать төре. Әлегә кадәр татарның бу сәнгать төрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Бар нәрсә дә табылган, өйрәнелгән, яңа берни юк кебек, әмма эзләсәң, халыкта әллә нинди җәүһәрләр табыла! Гаҗәп, димәк халык тудыруын, иҗат итүен дәвам итә. 1990 нчы елларда акчасызлык иде, әмма без үз асылыбызны таптык һәм безнең ансамбль татар җыр һәм бию сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Бу дәрәҗәне югалтмасбыз дип ышанам. Милләт үсешенең нигезе - халыкны, туган җиреңне, телеңне ярату, тамырларыңа тугры булу. Менә шуларга таяна алсак, без югалмасбыз.

Марат Кәбиров, язучы:

Марат Кәбиров
Марат Кәбиров

— Милләтне үстерү юллары бардыр инде ул, тик бүген аны беркем дә белми. Бүген үз дәүләте булган халыклар да авыр хәлдә. Дөнья икегә бүленеп бер-берсенә начарлык кылу юлына баскач, бер милләт тә үсә алмый. Яхшылык кына, дустанә аралашу гына үстерү сәләтенә ия. Һәр төрле тыюлар, мәҗбүр итүләр, пропаганда өчен иҗатчыны кулланулар ул бер-беребезнең илдә генә түгел, ул Европада да, Америкада да бар. Куркытырга тырышучылар үзләре дә курку эчендә яши. Кемнедер хәлсезләндерергә теләгән кеше үзе дә хәлсезләнә. Мондый вәзгыять нинди бөек максатлар хакына тудырыла торгандыр, мин аңлый алмыйм. Бер үтәр дип өметләнәм. Бернәрсә дә, беркем дә мәңгелек түгел.

Һәркем яхшыга өмет итеп, үз эше белән шөгыльләнсен ул. Игенче игә, төзүче төзи, эшмәкәр җитештерә, акча эшли. Язучы да үз эше белән мәшгуль – иҗат итә. "Халык хәзер китап укымый", диләр. Кайчагында, моны ниндидер тәккәберлек белән, иҗат кешесен мыскыл итәргә тырышып әйтәләр. Кимсетәләр, ләкин шул китап укымаган кешеләр хөкүмәт төзегәнгә күрә дөньясы да шундый бит. Рухы корыган кавем ничек кенә тәккәберләнсә дә әллә кая китә алмый. Китап укымаган кешедә өмет юк. Халыкта да. Аларга шунда ук ясин чыга башларга мөмкин: иртәме-соңмы барыбер тере мәеткә әвереләләр. Белем алу, гыйлем туплау, акны карадан аера белү, киңрәк фикерләү, һәр эштә профессиональ булу – менә шул милләтнең үсешен тәэмин итә ала.

Фирдәвес Ханов, архитектор, рәссам:

Фирдәвес Ханов
Фирдәвес Ханов

— Никадәр генә томаларга тырышмасыннар, кешеләр бер әйбер турында сөйләшә, ул – Украинадагы хәлләр. Телевидение көне-төне пропаганда белән шөгыльләнә. Без моны Советлар берлеге вакытында уздык. Анда да бер генә әйбер турында сөйләделәр, Азатлык радиосын ул вакытта да томаладылар, качып булса да тыңлый идек. Кешеләр куркытылган иде, әле дә нәкъ шулай. Әмма без исән калдык, без хәтта калкып чыгып үз сүзебезне әйтеп, Татарстанны булдыра алдык. Саклый алдыкмы, милләт өчен мөмкинлекне файдаландыкмы – икенче мәсьәлә. Без коллык психологиясеннән арынмадык. Урыслар ничек өлкән абый булды, шулай булып калды. Без үсә алмадык. Милли үзаң, милли горурлык мәсьәләсе чишелмәде. Бүген бөтен дөньяда урыс булу, урысча сөйләшү – хурлык. Татар теле үсешенә, без урыс түгел, без – татар дип әйтеп дәрәҗәне күтәрергә мөмкинлек бар. Тик хакимияттәге җитәкчеләр моннан файдалана алмас. Өметем юк. Бәлки, яшьләр ул әләмне күтәреп, ниндидер фикер әйтә алыр, үсеш формуласын табар. Бик телим. Хәзерге вакытта татар теле мәктәпләрдән кыскрыклап чыгарылганда, мәчетләрдә, урамда аралашу урыс телендә булганда татарларга авырга туры килә. Шулай да өметсез шайтан гына.

Бүгенге хәлләрдә эч пошыргычы - татар, башкорт, чечен егетләрнең үлемнәре. Коточкыч пропаганда бара, бирелмәс өчен хәйләкәррәк буласы иде. Татарстанның ул сазлыкка батуын теләмим.

Рашат Низамиев, шагыйрь:

Рашат Низамиев
Рашат Низамиев

— Шартларына күрә бераз сәеррәк яңгырар инде, әмма бүген безгә һәр районда чиста татар мәктәбе ачып калырга өлгерергә кирәк. Районнарда бөтен мәктәпләр урыслашып бетте. Саф татар мәктәбе булмыйча, милләт үсә алмый. Икенчедән, иҗтимагый институтлардагы, районнардагы җитәкчеләр татарча матур итеп сөйли белергә һәм милли җанлы кешеләр булырга тиеш. Бүген безнең кайбер татар түрәләре дә татарча йә бөтенләй сөйли белми, йә көч-хәл белән сукалый. Югыйсә, Татарстанда яшәүче түрәнең эресе дә, вагы да, халык алдына чыгып, халыкка аның телендә мөрәҗәгать итә белергә, матур итеп чыгыш ясарга тиеш. Өченчедән, милли нәшрияткә финанслауны арттыру зарур. Безнең республикада спортка игътибар зур. Аларга бирелгән кадәр акча нәшриятны саклап калуга тотылса, ул акчага китаплар басылса, файдасы күбрәк. Футболчыларга хоккейчылар ай саен миллионнар алалар, ә сәнгать кешеләре, язучыларның гонорары мескен, гаиләсен тотарга, тамак туйдырырга акча җитми.

Тукай бүләгенең күләмен дә арттырырга кирәк. Ркаил Зәйдулла бу хакта президентка хат та язган иде. Аны 500 мең сумнан 1-2 миллион сумга күтәрү әйбәт булыр иде. Ике кешегә бирелә инде ул, республиканың шуның өчен дә акчасы юкмы? Нефть акчасы Мәскәүгә агып ята.

Фаил Ибраһимов, Чаллы театры режиссеры (иҗади төркемдә шулай ук Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр, "Абага алмасы ачы була" спектакле):

Фаил Ибраһимов
Фаил Ибраһимов

— Бездә милләт, тел үсеше өчен шартларның кайчан җиңел булганы бар? Ул бервакытта да җиңел булмады. "Азатлык", дип кычкырып йөри торган заман түгел. "Милләт-милләт", дип кычкырып кына, аны алга да җибәреп булмый. Аның өчен эшли белергә һәм һәр кеше үз өлкәсендә хезмәтен нәтиҗәле башкарырга тиеш. Театрыбызда татар кешесе, аның катлаулы язмышы, тарихы турында спектакльләр әзерлибез. Бу да үсешкә кертелән өлеш. Минемчә, һәр кеше үз халкын яклый һәм саклый белергә дә тиеш. Дуамал адымнар аша түгел, ә акыллы гамәлләр аша булсын. Үз-үзеңне упкынга алып баручы, кычкырып торган эшләр түгел. Спетакльләр куй, җырла, язучылар татар халкы турында романнарын яз, аның кабатланмас образын чыгар... Ә цензуралар ул безгә генә кертелмәде, без аны бөтен ил белән кичерәбез. Шуңа аны татар өстенә килгән авырлык итеп кенә кабул итәргә кирәкми. Цензура кертелде дип, кем сине каләмеңнән тота? Бүгенге хәлләрне чагылдыручы пьесалар әле соңрак язылачак, аңарчы аның асылы да ачыкланып бетәчәк. Сәнгатьне пропаганда коралы итеп куллану да бездә бүген юк, бу спектакльне куймагыз дип әйтмиләр, репертуар бар һәм ул эшли.

Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, журналист:

Йолдыз Шәрәпова
Йолдыз Шәрәпова

Бу, бәлки, милләт үсеше өчен әйбәтрәк тә шартлардыр, чөнки ныграк кысылган саен, милләтнең потенциаль энергиясе арта. Пружина шикелле. Үзем дә шундый: өстемә баскан саен ныграк сикерәм. Милләт тә шундый. Әгәр без бүген пружина кебек атмаганбыз, әле ул дәрәҗәгә килеп җитмәгәнбез икән, димәк, алай ук кысылмаганбыз. Ә бәлки битарафлыкның аргы ягына чыкканбыздыр...

Милләтне үстерүне үзеңнән башларга кирәк, ул һәркемнән тора. Очрашуларга баргач, балаларга шулай сөйлим: "Милләт – ул әни. Әниеңне хөрмәт итәсең икән, димәк, туган телеңне дә ярат, чөнки ул телне сиңа әниең биргән. Әни дөньядагы иң кадерле кеше булса, туган тел дә шул дәрәҗәдә", дим. Милли горурлык җитми, шәхесләребезне белмибез. Нишләптер үзебезне башка милләтләрдән түбән саныйбыз. Димәк безгә аерым бер дәүләт програмы кирәк.

Сәясәткә карап тормыйча, һәркем үз кулыннан килгән кадәр эшли ала. Хәтта сине пропагандада кулланырга теләсәләр дә, һәркемнең үз кыйбласы – теләмәгән очракта дәшми дә калырга була. Шөкер, безгә, татар язучыларына карата әлегә ул әйбер килеп җитмәде, безне кулланган кеше юк.

Олег Кинҗәгулов, Чаллы театры режиссеры (иҗади төркемдә шулай ук Шамил Идиятуллин, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм тагын дүрт актер, "Шәһәр. Нокта. Брежнев" спектакле):

Олег Кинҗәгулов
Олег Кинҗәгулов

— Минемчә, бу нәкъ менә мәдәниятне, миллилекне үстерә торган вакыт. Бүгенге сәясәт үзе үк моңа этәргеч ясый. Яшь буын өчен, Тik-тоk, Instagram-ның юкка чыгуы бәлки фаҗигадер дә, икенче яктан, бу киресенчә, милли үсешкә яңа юллар табарга мөмкинлек. Әлегә нинди юллар икәнен генә төгәл әйтә алмыйм. Телефон кирпечкә әйләнгән шушы заманда, кешеләр күңел ачу өчен альтернатив ысуллар эзли башлый. Театрга килеп, ул сәясәттән, икътисадтан, бәяләр артудан һәм башка проблемнардан арына, ял итә. Бүген кешеләргә миллиятне алгы планга чыгарып күрсәтү, "Яшь йөрәкләр"не яки Тукай турында спектакльләр тәкъдим итү отышлы, алар моңа үзләре үк сусаган. Икътисади кыенлыклар, сәяси вәзгыять аркасында театр бетәргә мөмкин, дип куркырга кирәкми. Театр 3000 елдан артык яшәгән һәм тагын да яшәячәк. Бигрәк тә, татар театрының киләчәге бар, без моны тамашачыларга карап та әйтә алабыз. Соңгы вакытта, сәяси вазгыять белән бәйле рәвештәме, әллә пандемиядән соңмы, әмма кеше театрга күп йөри башлады һәм тамашачы торган саен арта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG