Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ДНР" имамнары Равил Гайнетдин карамагына күчә


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Моңа кадәр “ЛНР” Крганов карамагына кергән иде.

Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керә. Бу хакта нәзарәтнең Телеграм-каналы хәбәр итте.

22 апрельдә Шахтерски шәһәрендә "ДНР"ның Диния нәзарәте (Донбасс мөфтияте) оештыру конференциясе үткән. Җыелышта Равил Гайнетдин үзенең видеосәламләвен җиткергән. Донбасс мөфтиятенең һәм мәхәлләләренең берләшүен Гайнетдин хуплаган диелә.

"ДНР" мөфтияте Русия Диния нәзарәтенең кануни берлегендә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи башлангычында эшләячәк", дип әйтелә хәбәрдә.

Оештыру конференциясен Гайнетдин мөфтияте кешеләре үткәргән. Аерым алганда, җыелышта мөфти урынбасары Ренат Ислямов, департамент җитәкчесе Наил Шакиров катнашкан. Ислямов Шахтерски мәчетендә җомга намазын да үткәргән.

"ДНР" мөфтияте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров сайланган, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте.

Моңа кадәр "ЛНР" имамнары Украина мөфтиятеннән китеп, Русиядәге Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керүләрен әйткән иде.

Элек Донецкида торган һәм каршылыклар башлангач 2014 елны Киевка күчәргә мәҗбүр булган Укрина мөфтие Сәид Исмәгыйлев Азатлыкка әйтүенчә, Крганов карамагына күчү турында белдерү ясалган җыелыш алдыннан имамнарның берсен алып киткәннәр һәм ике тәүлек кайдадыр тотканнар. Бу хакта аңа имамның туганнары әйткән.

"Башка имамнар белән дә сөйләшүләр алып барганнар. Мин моны төгәл беләм", диде ул.

Сәит Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырып белдерүләр ясады.

"Мин сезне, Русия мөселманнарын, бу сугышта берничек тә катнашмаска, Путин хакимиятен хупламаска чакырам. Һәм гомумән, сез нәрсә көтәсез? Бөтен гаскәрләр Украинага китерелгән һәм Украинаның каһарман гаскәрләре алар белән көрәшкән вакытта, үз илегездә азатлык хәрәкәте башлагыз", диде ул.

24 февральдә Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә мөселманнарны җомга намазында Аллаһтан тынычлык, кешеләрнең гомерләрен саклауны сорап дога кылырга чакырды.

Моңа кадәр Киев татары Зөлфирә Бойко Украинада фашистлар юк, дин иреге бар дип Азатлыкка сөйләгән иде.

"Мин монда татар булып яшим, рәхәтләнеп ислам динемне тотам. Русиядә мөселманнар эзәрлекләнсә, монда диннәрне кысрыклау юк, ислам китапларын да тыю юк", дип белдергән иде Бойко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG