Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай хастаханәсенең тагын ике фельдшерына канунсыз эштән алынган өчен компенсация түләячәкләр


Вера Высогорец, Рамил Рәҗәпов һәм Антон Орлов
Вера Высогорец, Рамил Рәҗәпов һәм Антон Орлов

Эшләми торырга мәҗбүр булган айлары өчен хезмәт хакын һәм рухи зыян өчен компенсацияне исәпкә алганда, Вера Высогорецка – 91,8 мең сум, Альбина Абдрахмановага 83,6 мең сум түләү турында мәхкәмә карары чыкты.

Ишембай шәһәр мәхкәмәсе ашыгыч ярдәм станциясе фелдьшерлары Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманованы эштән алу турындагы боерыкларны канунсыз дип тапкан һәм аларны 6 февраль көненнән вазифаларына кайтару турында карар чыгарган.

Мәхкәмә Ишембай район хастаханәсеннән рухи зыян өчен һәр медицина хезмәткәренә 30ар мең сум компенсация һәм эшләмәскә мәҗбүр ителгән чор – 6 февральдән 26 мартка кадәр аралык өчен хезмәт хакы түләттерү карары чыгарган, дип яза "Коммерсантъ".

Шул рәвешле, Вера Высогорецка – 91,8 мең, Альбина Абдрахмановага – 83,6 мең сум түләргә тиешләр.

"Мондый карарны безнең эштән алынуны канунсыз дип тапкан Ишембай районара прокуратурасы һәм Башкортстан дәүләт хезмәт инспекциясенең бердәм эшчәнлеге, шулай ук һөнәри берләшмәнең юридик ярдәме нәтиҗәсендә чыгардылар", дип искәрткән Вера Высогорец.

Кичә Ишембай шәһәр мәхкәмәсенең фельдшер Рамил Рәҗәповны эштән алынуы канунсыз дип тануы билгеле булган иде. Аны да эшенә кире кайтардылар һәм 25 мең сум компенсация түләтү карары чыгардылар.

Рәҗәповны, шулай ук аның ике хезмәттәшен эштән алулары турында быел февраль аенда билгеле булган иде. Рәҗәпов төнге алмаш вакытында авыруларга дефибрилляторсыз барган өчен эштән алынган диелде. Ул стационар җиһазның батарейын тутыру өчен бүлмәдә калуын, үзе күчмә дефибриллятор куллануын белдергән иде.

Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманова ял көне эшкә чыкмаган өчен эштән алынган дип хәбәр ителде. Бер көн алдан Ишембай хастаханәсе баш табибы ял көне эшләү турында карар чыгарган булган, ләкин документны "Русия почтасы" аша җибәргән. Нәтиҗәдә, фельдшерларга боерык вакытында килеп җитмәгән. Шуңа күрә алар ял көне эшләргә тиеш булуларын белми калганнар.

Шушы ук чорда эш шартларының авыр булуы, хезмәт хакларының аз түләнүе сәбәпле Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өлешчә "итальянча эш ташлауны" башлады.

Ишембай хастаханәсенең өч фельдшеры эштән алынганнан соң, "Действие" активистлары прокуратурага мөрәҗәгать итте. Активистлар хастаханә җитәкчелеге гамәлләренә прокурор тикшерүе уздыруны сорады. Алар фельдшерларны эштән алу –"куркыту акты" дип, ә эштән алу процедурасы гамәлдәге кануннарны бозу дип санады.

Ишембай район хастаханәсенең эштән алынган ашыгыч ярдәм фельдшерларын эш урыннарында кире кайтаруны таләп итеп, Башкортстанда яшәүчеләр петиция чыгарды.

10 февральдә Башкортстан дәүләт хезмәт инспекциясе фельдшерларны эштән алу – канунсыз гамәл дип тапты.

"Итальянча эш ташлау" игълан ителгәннән соң, 2022 елның гыйнвар ахырында Рамил Рәҗәпов бүлек мөдире вазифаларын башкаручы вазифасыннан алынды.

2 апрельдә ул Стәрлетамак ашыгыч медицина ярдәме станциясенә эшкә күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG