Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр 30 процентка арткан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Элек дача һәм шәһәр читендә йорт сатып алучыларны ничә сутый җире булуы кызыксындырмый иде, хәзер исә “Ә анда утыртырга буламы?” дигән сораулар да бирә башладылар, дип искәртә белгечләр.

Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр күбәйгән. 2022 елның беренче чирегендә андыйларның саны 33 процентка, узган бер елда 30 процентка арткан. Бу хакта "Авито Недвижимости" матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.

Шул ук вакытта дача сату турындагы игъланнар быел беренче чиректә 18 процентка, бер ел эчендә 11 процентка кимегән. Бәяләренә килгәндә, чирек ел һәм бер ел эчендә аларга бәя үзгәрмәгән.

"ЦИАН.Аналитики" җитәкчесе Алексей Попов сүзләренчә, республикада бер ай эчендә дача сатып алырга теләүчеләр җиде процентка арткан. Ул җылы чор якынлашкан саен сатып алучыларның активлыгы арта дигән, чөнки кар булганда бөтен кеше дә дачаны карарга теләми диелә.

"Счастливый дом" күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, дача сатып алучылар коронавирус пандемиясе чорында арта башлаган. Аның сүзләренчә, моңа тышкы икътисади һәм эчке сәяси факторлар йогынты ясаган. Шул ук вакытта хәзер дача сатып алырга теләүчеләр җир кишәрлегенең мәйданы белән кызыксына башлаган.

"Коронавирус чорында дача һәм шәһәр читендә йорт сатып алучыларны ничә сутый булуы кызыксындырмый иде, ә хәзер исә ихтыяҗларга үзгәрешләр керә бара һәм "Ә анда утыртырга буламы?" дигән сораулар туа", дигән ул.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

Татарстанда Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева азык-төлеккә, даруларга торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсүгә каршы имзалар җыйды. Ул азык-төлеккә бәяләр артуын искәртте һәм кәбестәне мисалга китерде, ул аны "алтын бәясе" булды, диде.

Башкортстанда да" тауарларга бәяләр даими күтәрелеп тору сәбәпле" халыкның бакчачылык белән кызыксынуын хупларга тырышулары сизелә. Башта республика башлыгы Радий Хәбиров өлкән яшьтәгеләрдән аларның тауарларын сатып алырга, шул рәвешле пенсионерларга ярдәм итәргә чакырган иде.

Соңрак Башкортстанда урамда сату итүче бакчачыларга штраф салмаска тәкъдим иттеләр.

"Кагыйдә буларак, мондый урыннарга пенсионерлар бакчасыннан яшелчә, җиләк-җимеш яки өйдә әзерләгән әйберләрен сатарга чыга. Алар өчен бу – хезмәтләре китергән зур булмаган акча, яхшы өстәмә ярдәм. Икътисади вазгыять тотрыклы хәлгә килгәч, бу мәсьәләгә кире кайтырбыз", дигән иде Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Башкортстан бакчачылары берлеге президенты Наталья Овчинникова да "Бигрәк тә хәзерге катлаулы чорда бакчачылар өчен бу яхшы ярдәм булачак", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG