Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Асаев, Зөлфия Вәлиевага Татарстанның халык артисты, Элвин Грейга — атказанган артисты исеме бирелгән


Рөстәм Асаев
Рөстәм Асаев

Элвин Грейның җанисәп алдыннан Башкортстанга Татарстанның кайбер артистларын кертмәү белән бәйле хәлләр белән дә яманаты чыккан иде. Ул - Башкортстан башлыгының мәдәният киңәшчесе.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат әһелләренә республиканың атказанган һәм халык артисты исемнәре бирү турында фәрман имзалады. Әлеге карарлар президенты сайтында дөнья күрде.

Татарстанның халык артисты исеме Тинчурин театры артисты Зөлфия Латыйпова (Вәлиева), Казан шәһәр филармониясе җырчысы Рөстәм Асаев, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җырчысы Гөлшат Шәрәповага бирелгән. Шулай ук Качалов исемендәге рус театры артистлары Елена Ряшина һәм Марат Голубев та әлеге исемгә лаек булган.

Радик Юльякшинга (Элвин Грей) "музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән диелә. Ул 2017 елда Башкортстанның атказанган артисты исемен алган иде.

Шулай ук атказанган артист исеме Казанның рус яшь тамашачылар театры артисты Александр Яндаев, Татарстанның дәүләт симфоник оркестры концертмейстеры Сергей Антонов, оркестр артисты Фәгыйл Гыйлманшин, Минзәлә драма театры артисты Динара Әхмәтова, Чаллыдагы "Орган залы" башкаручысы Илсөяр Сөләймановага бирелгән.

2020 елда Элвин Грей Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның мәдәният үсеше һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә киңәшчесе вазифасына билгеләнде.
Җанисәп алдыннан Татарстан артистларына Башкортстанда һострольләр үткәрү кыенлашты, аерым алганда, Фирдүс Тямаевка концерт оештырырга рөхсәт ителмәде. Әлеге уңайдан татар-башкорт эстрадасы җырчысы, Элвин Грей тәхәллүсе астында чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин Инстаграмында үз фикерен белдерде. Тямаевны милләтләр арасында ызгыш тудыра, дип язды.

Узган елның сентябрь аенда Тямаев Башкортстанда концертын куйдыртмауга бәйле мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте. Бер шикаяте исә намусны, дәрәҗәне һәм эшлекле абруйны яклау турында. Ул җырчы, Башкортстан башлыгы киңәшчесе Радик Юлъякшинның (Элвин Грей) Инстаграмда Тямаев турында язылган сүзләренә кагыла.

Бер ара Элвин Грейга да Татарстанда концертлар кую рөхсәт ителми торды. Моны коронавирус чикләүләре белән аңлаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG