Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ким Миңнуллин Татарстанда элмә такталарны ике телдә ясау системының эшләмәвен таныды


Чаллыда элмә такта, архив фотосы
Чаллыда элмә такта, архив фотосы

"Халык контроле" хезмәтенә хаталы элмә такталар буенча 5200 мөрәҗәгать кергән, шуларның 60 проценты хәл ителгән.

Татарстанда ике телдә язылган элмә такталар, юл күрсәткечләрен эшләүдә систем юк. Бу хакта 6 майда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрдә берничә кешедән торган тәрҗемәчеләр үз мәсьәләсен үзләре хәл итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә инде академик фән белән шөгыльләнүче институтка урам исеменең дөрес язылышына кадәр мөрәҗәгать итү – бу шәһәрдә систем булмавын күрсәтә. Әгәр тәрҗемәчеләр системы булдырмыйбыз икән, алга китеше булмаячак", диде ул.

Аның сүзләренчә, институтта хаталарны тикшерү эш планына кертелмәгән, моңа дәүләт заказы да бирелмәәгән.

"Вак-төяк язуларның тәрҗемәсен тикшереп чыгуны сорап безгә мөрәҗәгать итәләр икән, бу республикада систем буларак эшләмәвен күрсәтә. Бу мәсьәләне без генә хәл итәбез икән, алга таба аның камилләшүе булмаячак. Әлеге хаталар көн дә кабатланып тора. Бертуктаусыз эш, бертуктаусыз хаталар чыгып торачак", диде ул.

Миңнуллин фикеренчә, элмә такталарда хаталар китүгә түрәләр гаепле.

"Казанда 600 элмә тактада хата табылган икән, моңа дәүләт акчасы түләнгән, кемдер моны башкарган һәм имзасын куеп рөхсәт биргән. Шәһәр башкарма комитеты кешеләренә сорау бирә аласыз. 600 хаталы тактага кем кул куйган? Хатаны төзәткәндә икенче такта куяр өчен акчаны кем түләячәк? Бюджетта каралганмы? 1 мең сум дип карыйбыз икән, бюджетта икенче тапкыр такта куяр өчен 600 мең сум каралганмы?" диде ул.

Татарстан кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренчә, соңгы ике елда республикада элмә такталарда хаталар саны арткан.

"Халык контроле" хезмәтенә хаталы элмә такталар күрсәтеп барлыгы 5 200 мөрәҗәгать кергән, шуларның 2 меңнән артыгы ел башыннан бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең якынча 60 проценты гына уңай хәл ителгән. 688 очракта хата күрсәтеп җибәрелгән гаризалар кире кагылган.

"Кызганыч, хатаны төзәтергә тиешле кешеләр мәсьәләне вакытында хәл итми. Мәсәлән, Бөгелмә районында Ленин урамы 14 йортның элмә тактасын инде 79 көн тәрҗемә итмиләр. Алабугада Мәрҗани урамындагы элмә тактаны 44 көн алыштыра алмыйлар. Бу узган елның 1 сентябрендә кергән мөрәҗәгать", диде ул.

Сабурская сүзләренчә, элмә тактаны төзәтер өчен бюджетта акча каралмаган. Алга таба алар республика районнары һәм шәһәрләре буйлап комиссия белән чыгып эшне тикшерергә җыеналар.

Шул ук вакытта Татарстанның ике дәүләт телендә язуны таләп иткән норматив актларга үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный Сабурская. Аны ул республика һәм федераль кануннарга туры китерергә кирәк диде ул.

Ел башында КФУ элмә тактаны татар телендә язудан баш тартуны мәхкәмә хуплап чыккан иде. Моны алар федераль оешма буларак республика канунын үтәмәве белән аңлатты.

Тел активисты, элмә такталарда хаталар табучы Тәлгать Хөснетдинов 2017 елдагы вакыйгалар республика телләрен дәүләт тарафыннан дискредитацияләде дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG