Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы 58 мәктәпкә шартлаткыч куелу турында хәбәрләр килгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Хәзер белем бирү оешмаларын хокук яклау оешмалары хезмәткәрләре тикшерә.

11 майга каршы төндә Казандагы илле сигез мәктәпнең электрон почтасына шартлаткыч куюлары турында хәбәрләр килгән. Хәзер белем бирү оешмаларын хокук яклау оешмалары хезмәткәрләре тикшерә, дип яза "Бизнес Online" шәһәр мэриясенә сылтама белән.

Янаулар алмаганнармы дип, калган мәктәпләрнең дә электрон адресларын тикшерәләр.

"Тыныч калуыгызны һәм хокук яклау оешмалары уздырган тикшерү нәтиҗәләрен көтүегезне бик сорыйбыз, алар мәктәптә иминлекне тикшерә", дигәннәр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Бүген Казанның 175нче гимназиясендә бер ел элек булган фаҗигане искә алалар.

Нәкъ бер ел элек монда атыш булган иде. Элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев ачкан атышта 9 кеше: 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды, 20дән артык кеше яраланды.

Илназ Галәвиев җинаять эше нигезендә мәхкәмәнең кайчан башлануы билгеле түгел. Ул тикшерү изоляторында утыра, тикшерү эшләре тәмамланды дигән рәсми белдерү әле булмады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG