Украина президенты Владимир Зеленский сугыш Украина "үзенекен кайтаргач" бетәчәк дип белдерде.
"Кайчан үзебезнекен кайтарабыз, шул чакта украин халкы өчен сугыш та бетәчәк. Безгә артыгы кирәк түгел, үзеңнекенә генә ия булырга кирәк. Дәүләтебезгә, җиребезгә тынычлык кайтарырга телибез. Үзебезнеке булган бар әйберне дә кайтарганнан соң, без бу сугышны бетерәчәкбез", диде ул Франциянең алдынгы университетлары студентлары, академик даирә вәкилләре һәм медиа белән видеоэлемтәдән сөйләшкәндә.
Зеленский сүзләренчә, теләсә нинди сөйләшүләр, шул исәптән тынычлык турындагысы да ультиматумнар түгел, ә диалог юлы белән барырга тиеш.
Зеленский искәртүенчә, урыс гаскәрләре украиннарга карата куркыныч җинаятьләр кылган саен сугышны дипломатик юл белән төгәлләү ихтималы да кими бара.
Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре хәрби һәм сивил инфраструктураның төп объектларына һава һөҗүмнәре ясый, һава аланнарын, хәрби бүлекчәләрне, нефть базаларын, ягулык салу станцияләрен, чиркәүләрне, мәктәп һәм хастаханәләрне җимерә.
Русия гаскәрләреннән азат ителгән авыл-шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерү очраклары теркәлә. Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.
Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!