Accessibility links

Русиядә тагын ике хәрби комиссариатны яндырмакчы булганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русиянең унга якын хәрби комиссариат бинасына ут төрткәннәр.

Якшәмбегә каршы төндә – 15 майда Русиянең Рязань һәм Волгоград өлкәсенең хәрби комиссариатларын яндырырга теләгәннәр. Бу хакта Baza хәбәр итә.

Рязань өлкәсенең Пронски бистәсендә төнге сәгать өчтә билгесез затлар хәрби комиссариатның ишеген һәм тәрәзә рәшәткәләренә ут төрткән. Янгын чыкмаган. Җинаять эше ачылган.

Волгоград шәһәренең Совет, Ворошилов һәм Киров районнарына караган хәрби комиссариатының бер бинасында янгын чыга. Якынча мәгълүматларга караганда, бинага "Молотов коктейле" ыргытканнар.

13 майга каршы төндә билгесез затлар Омски үзәгендәге хәрби комиссариат бинасын яндырмакчы булган.

4 майга каршы төндә Нижневартовскиның хәрби комиссариаты бинасына да билгесез зат ике "Молотов коктейле" аткан иде. Милекне махсус рәвештә юк итү яки аңа зын китерү турында җинаять эшләре ачылган, алар нигезендә 13 елга кадәр колония җәзасы бирергә мөмкиннәр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең унга якын хәрби комиссариат бинасына ут төрткәннәр. Аерым алганда, Балашиха, Ярославль, Череповец хәрби комиссариатларын яндырдылар. Күп очракта гаепле кешеләр ачыкланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG