Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Украинага 40 миллиард доллар ярдәм бүлеп бирүне 18 майда хупларга мөмкин


Митч Макконнелл
Митч Макконнелл

Украинага ярдәм өчен АКШ бюджетыннан 40 млрд доллар бүлеп бирү турындагы канун өлгесен тизәйтелгән тәртиптә кабул итү белән АКШ сенаторы Рэнд Пол килешмәгән иде.

АКШ Сенатында республиканнар лидеры Митч Макконнелл Украинага өстәмә 40 миллиард доллар ярдәм бүлеп бирүне 18 майда тавыш бирүләр вакытында хупларлар дип фаразлый.

Бу хакта ул Киевка килеп киткәннән соң, 15 майда Стокһольмда белдерде.

Шул ук вакытта Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба 15 майда Берлинда АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән очрашуын әйтте. Берлинда Кулеба НАТО илләре тышкы эшләр министрларына Украинадагы вазгыять турында сөйләргә һәм Альянс нинди ярдәм күрсәтә алачагын әйтергә тиеш иде.

10 майда АКШның Вәкилләр пулаты, Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәмгә 40 млрд доллар бүлеп бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплаган иде. 367 вәкил хуплап тавыш бирде, 57се каршы чыкты.

Шул ук вакытта Украинага ярдәм өчен АКШ бюджетыннан 40 млрд доллар бүлеп бирү турындагы канун өлгесен тизәйтелгән тәртиптә кабул итү белән АКШ сенаторы Рэнд Пол килешмәде. Ул канун өлгесенә чыгымнарны федераль инспектор тикшерәчәк дигән пункт өстәүне таләп итте.

Элегрәк АКШ президенты Джо Байден, канунны Украинага алданрак бирелгән ярдәм беткәнче имзалау өчен, Конгрессны тиз эш итәргә чакырган иде. Украинага элегрәк бүлеп бирелгән акчалар 19 майга бетәчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG