Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ эшчеләре фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на сигез миллион сум ярдәм җыйган


Чаллыдагы КАМАЗ заводы. Архив фотосы
Чаллыдагы КАМАЗ заводы. Архив фотосы

Оешмадагылардан акча җыюны март аенда игълан иткәннәр. Камазчылар акчаларны Хәйрия һәм социаль ярдәм фонды хисабына күчергән диелә.

Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм җыйган. Бу хакта Сhelny-biz басмасы хәбәр итә.

Оешмадагылардан акча җыюны март аенда игълан иткәннәр. Камазчылар акчаларны Хәйрия һәм социаль ярдәм фонды хисабына күчергән диелә.

Җыелган акчаларның 2,1 миллион сумы токмач, карабодай, он, ит һәм балык консервлары, шикәр, куертылган сөт, үсемлек мае кебек озак саклана торган азык-төлек алуга киткән. Һуманитар ярдәм фетнәчел ДНР һәм ЛНРга март ахырында киткән.

Моннан тыш, "Жемчужина" һәм "КАМАЗ" кунакханәсендә яшәүче качакларга 10шар мең сум акча түләгәннәр. Хәйрия һәм социаль ярдәм фонды моның өчен 2,7 миллион сум бүлеп биргән. Акчаларның тагын бер өлеше бу кешеләрне дәвалауга тотылды диелә хәбәрдә.

Узган атнада, Мариупольдән Чаллыга китерелгән балаларга сәламәтләндерү аланнарына юллама бирәчәкләре дә хәбәр ителгән иде. Басма хәбәренчә, алар "Саулык" сәламәтләндерү аланында ял итәчәк.

Шулай ук, "фетнәчел ДНР һәм ЛНРда эшләүче Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эш иминлеген тәэмин итү максатында, янгын сүндерүдә кулланыла торган S "ЛЮКС" төрендәге күбекләр алуга бер миллион сум бүленеп бирелгән диелә.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. 13 майда Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк дип хәбәр ителде.

Татарстанда исә һуманитар ярдәмне хәйрия концертлары оештырып та җыялар.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" туай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

Күптән түгел Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга республика бюджетыннан бирелүче компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG