Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет пионериясенең 100 еллыгында Кремль яңа балалар хәрәкәте оештырмакчы


Архив фотосы
Архив фотосы

Чыганакларга күрә, яңа пионерия лидеры вазифасына Росмолодежь җитәкчесе урынбасары, Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны билгеләргә мөмкиннәр.

Кремль, Яшьләр эшләре федераль агентлыгы (Росмолодежь) һәм Русия мәгариф министрлыгы яңа балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыру мәсьәләсе турында фикер алыша. Бу хакта чыганакларына сылтама белән РБК һәм "Московский комсомолец" хәбәр итә.

Басмалар мәгълүматынча, яңа оешма турындагы канун өлгесен Русия думасына 19 майда – совет пионериясе оешкан көнне үк кертергә мөмкиннәр.

Чыганакларның берсе мондый хәрәкәт булдыру "балалар һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен" кирәк, дип аңлаткан. РБКның бер чыганагы искәртүенчә, яңа хәрәкәттә әгъза булуны мәҗбүри шарт итмәскә ниятлиләр.

Хәзерге вакытта Русиядә мәктәп укучыларының хәрәкәтләре, "Озын тәнәфес" ("Большая перемена") проекты һәм күп кенә төбәк оешмалары бар, яңа хәрәкәт алар нигезендә оештырылачак. Оештыручылар арасында Русия саклану министры Сергей Шойгу тәкъдиме белән 2015 елда оешкан "Юнармия" хәрәкәте дә булырга мөмкин.

Чыганакларга күрә, яңа пионерия лидеры вазифасына Росмолодежь җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Дамир Фәттаховны билгеләргә мөмкиннәр. Дамир Фәттахов - Татарстанның яшьләр эшләре министры иде, узган елның сентябрендә федераль хөкүмәткә эшкә күчте.

Барлык балаларны берләштерердәй хәрәкәт оештыру турындагы фикерне бер ай элек Владимир Путин да хуплаган иде.

Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.

Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләренә гимн астында байрак күтәрү тәртибе кертелде, моннан тыш укытучыларга махсус дәресләр уздырырга да тәкъдим ителде.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев якындагы елларда Бердәм дәүләт имтиханына Украинадагы "махсус операция" турында сораулар кертелергә мөмкин дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG