Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләрендә бүген ил һәм республика гимннары җырланды, ике байрак күтәрелде


Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин байрак күтәрү мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисе уятырга ярдәм итәчәк, дигән иде.

Казан мәктәпләре укучыларының бүгенге иртәсе Русия һәм Татарстанның дәүләт байракларын күтәрүдән, ил һәм республика гимнын җырлаудан башланды, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань". Аерым алганда басма хезмәткәре Казанның 182нче политехник лицеенда узган бу тантананың шаһите булган һәм моны видеога да төшереп алган.

Узган атнада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, 25 апрель – дүшәмбедән башлап, Татарстан мәктәпләрендә республика һәм ил байраклары күтәреләчәк, ике гимн җырланачак дип белдергән иде. Министр сүзләренчә байрак күтәрү мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисе уятырга ярдәм итәчәк. Русия мәктәпләрендә байракны 2022 елның 1 сентябреннән, ә Татарстанда – 25 апрельдән күтәрә башлаячаклар, диде министр.

Башта Казан Кирмәне мәктәпләрдә Татарстан гимнын җырлауны "һәр мәктәп үзе хәл итәчәк", дигән иде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла "әгәр республикада Русия гимнын уйнатсалар, аның артыннан Татарстан гимны да башкарылырга тиеш", дип белдерде.

Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.

Гимн астында байрак күтәрүдән тыш, Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләре укытучыларына махсус дәресләр уздырырга да тәкъдим ителде.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев якындагы елларда Бердәм дәүләт имтиханына Украинадагы "махсус операция" турында сораулар кертелергә мөмкин дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG