Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Zа Россию" концертында катнашучылар сметада күрсәтелгәннән кимрәк гонорар алуын әйтә


Петербурда узган "Za Россию" концерты
Петербурда узган "Za Россию" концерты

Сметаларга ярашлы, җиде чыгыш өчен шагыйрьләр Мария Ватутина – 596 мең сум, Игорь Караулов исә 567 мең сум алырга тиеш булган. Әмма чынлыкта алган гонорарларыбыз ике урынлы саннар белән генә чикләнде дип сөйләгән шагыйрьләр.

"Zа Россию" патриотик марафонында катнашкан шагыйрьләр Мария Ватутина һәм Игорь Караулов сметаларда күрсәтелгәннән күпкә кимрәк гонорар алдык дип ышандыра. Алар патриотик концертлар өчен бүленгән миллионнар "урланган" булырга мөмкин дип саный. Бу хакта "Можем объяснить" Telegram-каналы яза.

Сметаларга ярашлы, җиде чыгыш өчен Ватутина – 596 мең сум, Караулов исә 567 мең сум алырга тиеш булган. Әмма чынлыкта алган гонорарларыбыз ике урынлы саннар белән генә исәпләнде дип сөйләгән шагыйрьләр.

Концертларның тагын бер катнашучысы исемен күрсәтмәүне сорап, сметада күрсәтелгән гонорардан "берничә тапкырга" азрак түләүләрен әйткән.

Мария Ватутина моны аңлатуларын сорап програмны оештыручыларга мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә җавап алмаган.

Узган атнада ВВС-ның урыс хезмәте, дәүләт сатып алулары порталындагы белешмәләрне өйрәнеп, дәүләт Украинадагы "махсус операция"не хуплаган "Za Россию" музыкаль марафонына йөз миллион сумга якын акча тоткан дип язган иде. Бу - Русиянең музыкаль чыгышларга түләү өчен иң кыйммәтле дәүләт килешүе дип искәртте журналистлар

Шул ук вакытта барлык гонорарларның уннан береннән артыгы "СерьГа" төркеменә түләнгән, алар җиде концерт куйган, ә иң кыйммәтле чыгыш – Барнаулда җырлаган "Uma2rman" төркеменеке, аларга дүрт миллион сумнан артык түләгәннәр.

Дәүләт килешүеннән күренгәнчә, "Za Россию" концертларына Руси мәдәният министрлыгы оештырган Росконцет оешмасы заказ бигән, ул марафонны федераль бюджет субсидияләреннән түләгән.

Украинага каршы сугыш алып барган вазгыятьтә, күптән түгел Русиядә зурлап Җиңү көне уздырдылар. Башкортстан хакимиятләре 9 майда Уфа концертында катнашкан җырчылар Николай Басков белән Лев Лещенкога күпме түләячәген әйтмәгән иде.

Proconcert концерт-бәйрәм агентлыгы мәгълүматына күрә, Николай Басковның гонорарлары 85 мең евродан (6 майга куелган евро курсына ярашлы – 5,95 миллион сум), Лев Лещенконыкы – 25 мең доллардан башлана (1,7 миллион сум).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG