Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда торак сату апрельдә 2,5 тапкырга кимегән


Быелның апрель аенда, март аена караганда, Татарстанда торак сату 2,5 тапкырга төшкән. Бу хакта 18 майда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев матбугат очрашуында белдерде.

"Март аенда Татарстанда коммерцияле йорт төзүчеләр 8,2 млрд сумга торак сатты. Апрельдә төп ставка артканнан соң сату 3,4 млрдка төште. Бу, март ае белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга азрак", диде ул.

Шулай ук март аенда сату, февраль белән чагыштырганда, 2,7 мода сумга азрак булган.

Май аенда торак сату тагын да төшкән. Майның беренче ун көнендә 121 млн сумлык торак сатылган.

Гыймаев ташламалы ипотека ярдәмендә сату арттыр дигән фараз ясый. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда 208 күпфатирлы йорт төзелә.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә ипотека, шул исәптән, ташламалы ипотека процентлары күтәрелде. Татарстанда төзелеш материалларының бер өлеше 40-50 процентка, кайберләре ике тапкырга артуы хакында сөйләде төзүчеләр. Нәтиҗәдә, бу торакка бәяләрнең үсүенә китерде.

Бер ел эчендә ипотеканың уртача күләме Татарстанда 62,4 процентка, Башкортстанда 43,4 процентка арткан булган.

Шул ук вакытта татарстаннар арзанрак торучы милек - дача сатып алырга өстенлек бирә башлаган. 2022 елның беренче чирегендә андыйларның саны 33 процентка, узган бер елда 30 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG