Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы 26 апрельне рәсми ял көне итү "өстәмә чыгымнар" тудырачак дип саный


Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)
Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Габдулла Тукайның туган көнен - 26 апрельне ял көне итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең 26 апрельне Татарстанда рәсми бәйрәм һәм ял көне итеп игълан итүне сорап, Татарстан президентына юллаган мөрәҗәгатенә, "яңа бәйрәм көнен кертү - эш бирүчеләргә өстәмә финанс чыгымнары тудырачак" дигән җавап килгән. Бу хакта Азатлык радиосына берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Җавап хатын Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов имзалаган.

Ул Русия хезмәт кодексына сылтанган, ялларда һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләү тыела, ә эшләгәннәргә кимендә икеләтә хезмәт хакы түләнә дип искәрткән. "Шул сәбәпле, эш көне булмаган яңа бәйрәм көнен кертү - эш бирүчеләргә өстәмә финанс йөкләмә тудыра" диелгән җавап хатында.

"Азатлык" яшьләр берлеге, "26 апрель һәр ел атнаның төрле көннәренә туры килгәнгә һәм күпчелек кешеләр эштә-укуда булу сәбәпле" күпләр Туган тел көне уңаеннан уздырылган чараларга барудан мәхрүм кала дип белдерде. Берлек 26 апрель – Туган тел көнен рәсмиләштерергә, Татарстанның рәсми бәйрәм һәм ял көне итәргә чакырган иде.

26 апрель Татарстанда татар теленә, Тукайга бәйле күп төрле чаралар уздырыла. Аерым алганда бу көнне әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә Тукай бүләге тапшырыла, Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чаралары уза. Ләкин ул ял көне дип игълан ителмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG