Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге Миңнехановтан Тукай туган көнне рәсмиләштерүне сорый


Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)
Казанда Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме (архив фотосы)

Президентка язылган хатта әйтелгәнчә, Габдулла Тукай туган көнне татарлар туган тел көне буларак кабул итә, әмма 26 апрель рәсми рәвештә ял көне булмау сәбәпле, бәйрәм уңаеннан уздырылган чараларда бөтен теләгән кеше дә катнаша алмый.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, 26 апрельне Татарстанда рәсми бәйрәм һәм ял көне итеп игълан итүне сорап, мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Президентка язылган хатта әйтелгәнчә, Габдулла Тукай туган көнне татарлар туган тел көне буларак кабул итә, ә татар мәктәпләре бетеп барган, Татарстанда татар теле дә ихтыяри укытуга калдырылган катлаулы вазгыятьтә 26 апрель – мөһим көн.

Әмма бу бәйрәм уңаеннан уздырылган чараларда бөтен кеше дә катнаша алмый, дип искәртә берлек әгъзалары.

"Ел саен 26 апрель атнаның төрле көннәренә туры килү сәбәпле, күпчелек милләттәшләребез, эштә-укуда булу сәбәпле, Тукайдан да, туган тел көне уңаеннан уздырылучы күпсанлы чаралардан да мәхрүм булып кала. Бу уңайдан, без татар яшьләре, 26 апрель – Туган тел көнен рәсмиләштерергә, Татарстанның рәсми бәйрәм һәм ял көне итәргә чакырабыз" диелә мөрәҗәгатьтә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге фикеренчә, болай эшләгәндә татарларда ана теленә, Габдулла Тукай иҗатына һәм татар әдәбиятына кызыксыну уяначак, республикада яшәүчеләрдә горурлык һәм бердәмлек хисе артачак.

"Исхакый Тукайны искә алу турыдан-туры безнең өстебезгә йөкләнә, дип әйтә. Бу чынлап та шулай, Тукайны күтәрү, милләтебезгә һәм башка халыкларга аңлату, хәтерләтү – безнең иң зур вазифаларыбызның берсе. Бу Татарстан республикасы вазифасы да булып тора. Безнеңчә, татар халкының үзенең иң зур шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен лаеклы рәвештә үткәрергә хакы бар", диелә хатта.

Бүген Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова 26 апрельдә узачак чаралар турында сөйләде.

Чаралар иртәнге сәгать тугызда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Көндезге бердә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында Шигърият бәйрәме узачак. Кичке дүрттә Камал театры каршында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы оештырылыр дип көтелә. Быел беренче тапкыр шәһәр түрәләре бу чараны Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG