Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләр поезды тәҗрибәсе Казан автобусларына да күчәчәк


Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Узган ел "туган телләр елы" кысаларында оештырылган чаралар быел да дәвам итәчәк.

Казан мэриясендә Татарстан башкаласын татар телле шәһәрләрнең берсе итеп күрергә телиләр. Бу хакта 25 апрельдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясе киңәшмәсендә белдерде.

Сәгыйтова сүзләренчә, узган ел "туган телләр елы" кысаларында оештырылган чаралар быел да дәвам итәчәк.

"Рөхсәт итсәгез, метрода һәм социаль челтәрләрдә эшне дәвам итәр идек. Туган телләр поезды үз йөрешен дәвам итә. Бу проект Марат Әхмәтовка бик ошады. Ул Казан автобусларына да бу тәҗрибәне кертергә теләк белдергән иде. Без әлеге форматны дәвам итәбез, ләкин бераз үзгәрешләр керттек. Ул Казан топонимикасына бәйле булачак. Автобусларда шәһәр топонимамкасы, шәхесләр, риваятьләр турында татар һәм рус телендә аудиогид эшләячәк", диде ул.

Сәгыйтова мәгариф тармагына зур игътибар бирелә дип сөйләде. Аерым алганда, быел өч ай дәвамында укытучылар, тәрбиячеләр өчен семинарлар оештырылган. Анда 1,5 мең кеше катнашкан. Шулай ук мәктәпләрдә төрле проектлар, укучыларны сөйләм теленә өйрәтә торган видеороликлар чыккан.

"Иң мөһиме – эшне дәвам итәргә, тукталып калмаска һәм Казанны татар телле шәһәрләрнең берсе итү нияте бар", диде ул.

Казан мэриясе ярдәмендә "Апуш" театр студиясе эшли башлаган. Анда 31 укучы сайлап алынган. 1 июньдә алар беренче спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Киләсе елларда мондый студияләр артачак диелде.

Казан мэры Илсур Метшин бу эшне хуплады һәм яңа креатив проектлар алып барырга кирәк дип белдерде.

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары 26 апрель – Габдулла Тукай туган көненә багышланган чаралар турында сөйләде.

Чаралар иртәнге 9да шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршысында Шигърият бәйрәме узачак. Кичке 4тә Камал театры каршында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы оештырылыр дип көтелә. Быел шәһәр түрәләре беренче тапкыр акцияне Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәде.

Шулай ук бу атнада Кариев театры һәм Казан мэриясе Черек күлдә "Йөз Тукай перформансы" чарасын үткәрәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG