Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Торатау шиханында киңкүләм чаралар уздыру тыелды


Торатау шиханы
Торатау шиханы

Торатауда Сабантуйлар уздырылмаячак. "60 мең кеше килә, тауда да, әйләнә-тирәдә дә бөтен җир таптала. Ул – энҗе бөртеге, әйдәгез саклыйк", дигән республика башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районындагы Торатау шиханында Сабантуйлар уздыруны тыйды. Бу хакта ул 23 май хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза РБК.

"Җирле халык, галимнәр белән сөйләштем. Без башка Торатауда зур Сабантуй уздырмаячакбыз. 60 мең кеше килә, тауда да, әйләнә тирәдә дә бөтен җир таптала. Ул – энҗе бөртеге, әйдәгез саклыйк. Шартлар тудыру кирә. Кем тели – килә. Ә зур киңкүләм чаралар уздыру урыны буларак Торатауны сызып ташлыйбыз. Җирле халык моын нык сорады", дигән Радий Хәбиров.

Шихан үзе һәм тау итәге күп кешелек чаралар өчен туры килми, чөнки бу аеруча саклана торган табигать урыны дип искәрткән республика башлыгы.

Шулай ук Хәбиров якын арада "Торатау" һәм "Янган тау" геопаркларын үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрергә тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, Торатау һәм аның әйләнә-тирәсе лачын-сапсаннарның оя корырга ярата торган урыны, ә бу кошлар Русиянең Кызыл китабына кертелгән.

Узган елның июлендә Башкортстан хакимиятләре республикадагы шиханнар һәм башка табигать һәйкәләрендә сакланыла торган зоналар булдырачагын хәбәр итте.

Документка ярашлы, саклау зоналарын "Куштау тавы", "Торатау тавы", "Йөрәктау тавы", "Карламан мәгарәсе", "Тугар Салган күле"( Торатау шиханы итәгендәге күл), "Охлебин гипс мәгарәсе" кебек табигать һәйкәлләрендә булдырачаклар.

2020 елда Башкортстандагы Куштау шиханына төбәк дәрәҗәсендәге аеруча сакланучы табигать биләмәсе – табигать һәйкәле статусы бирелде.

2020 елның августында Башкортстандагы "Сода ширкәте" Куштау шиханыннан чимал чыгарырга ниятләгәч, җирле активистлар моңа каршы чыкты. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды. Ахырда Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров Куштау эшкәртелмәячәк дип белдерде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG