Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хәрби хезмәткә килешү нигезендә баручыларның иң югары яшь чикләвен гамәлдән чыгарды


Русия думасы утырышы. Иллюстратив фото

Элек Русиядә 40 яшькә кадәр булган русияле һәм 30 яшькә кадәрге чит ил ватандашы гына беренче хәрби килешүен төзи ала иде. Хәзер исә бу чикләү гамәлдән чыгарыла.

25 майда берьюлы өч укылышта, Русия думасы хәрби хезмәт өчен беренче килешүен төзүчеләрнең иң югары яшенә кагылышлы чикләүне гамәлдән чыгару турында канун кабул итте. Шуннан соң канун өлгесе Федерация шурасында хупланды.

Канун эшкә сәләтле яшьтәге русияләргә (ирләр өчен ул 65 яшь) һәм чит ил ватандашларына хәрби хезмәт килешүен төзи алуына кагылышлы яшь чикләвен бетерә.

Элек Русиядә 40 яшькә кадәр булган русияле һәм 30 яшькә кадәрге чит ил ватандашы гына беренче хәрби килешүен төзи ала иде.

Канун өлгесе авторлары – элекке саклану министры урынбасары, хәзерге саклану комитеты рәисе, "Бердәм Русия"дән депутат Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов. Алар фикеренчә, бу канун гаскәргә "ихтыяҗ булган белгечлектәге" яңа белгечләрне, аерым алганда медицина хезмәткәрләрен һәм инженерларны җәлеп итәргә булышачак.

Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, "югары төгәллекле коралны куллану, коралдан һәм хәрби техникадан файдалану өчен югары һөнәри әзерлекле белгечләр кирәк. Тәҗрибәдән күренгәнчә, алар 40-45 яшьләренә шундый дәрәҗәгә җитәләр".

Русия думасы бу канунны Украинага каршы сугыш барган, мобилизация турында сүзләр сөйләнгән вакытта кабул итте.

Майда күзләүдәге чыганакларына сылтама белән Британия һәм Америка мәгълүмат чаралары, Украинадагы сугышта булган уңышсызлыклар һәм югалтулар турындагы хәбәрләр вазгыятендә Владимир Путин мобилизация игълан итәргә мөмкин дип язган иде.

Кремльдә моны "ялган" һәм "сафсата" дип атадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG