Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хисап пулаты быел ил икътисадының түбәнәюен булдырмау чараларын күрми


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

"Сез әйтүебезне теләсәгез дә, ничек итеп икътисадның 8-10 процентка түбәнәюен булдырмаска дигән план бездә юк. Мин бүген мондый чаралар күрмим”, дигән оешма башлыгы Алексей Кудрин.

Русия хисап пулаты кризиска каршы хөкүмәт тәкъдим иткән чараларны анализлый, дип белдергән оешма башлыгы Алексей Кудрин. Аның сүзләренчә, быел Русия икътисады түбәнәюне булдырмый калырдай ысулларны пулат алар арасында әлегә күрми, дип яза Коммерсантъ.

"Кризиска каршы чараларга бәйле быелгы тикшерүләрне, бу вазгыятьне анализлау эшләрен башладык, әмма тулысынча эшләнеп бетмәде. Шуңа күрә, сез әйтүебезне теләсәгез дә, ничек итеп икътисадның 8-10 процентка түбәнәюен булдырмаска дигән план бездә юк. Мин бүген мондый чаралар күрмим", дигән хисап пулаты башлыгы Русия думасының пленар утырышында.

Хисап пулаты әлегә барган процессларны җитәрлек дәрәҗәдә тирән анализлый алмады, дип искәрткән Кудрин. "Эш бара" дигән ул. Шул ук вакытта Алексей Кудрин, тормыш дәрәҗәсе түбәнәюне яки керемнәр азаюны йомшатырдай ысуллар бар дип фаразлавын әйткән.

Май башында Bloomberg агентлыгы "Русия Украинага сугыш башлаган өчен АКШ һәм Европа керткән санкцияләр аркасында, 2022 елда Русиянең тулаем эчке продукты 12 процентка кимиячәк. Икътисадның түбәнәюе 1994 елдан бирле иң көчлесе булачак", дип язган иде. Бу мәгълүматны агентлык Русия финанс министрлыгының эчке фаразлары белән танышканнан соң язды. Агентлыкның аноним чыганаклары сүзләренчә, әгәр әлеге фаразлар чынга ашса, бу илнең якынча ун еллык икътисади үсешен юк итәчәк.

Bloomberg язмасыннан соң финанс министрлыгы тулаем эчке продуктның 12 процентка кимүе турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG