Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ипотека алучылар саны апрельдә 40 процентка кимегән


Казан күренеше, архив фотосы
Казан күренеше, архив фотосы

Иң катлаулысы икенчел торак базарына туры килә. Анда сатулар 30 процентка төшкән.

Апрель аенда ипотека алучылар саны Казанда 40 процентка, Татарстанда – 30 процентка кимегән. Бу хакта Росреестрның Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Апрельдә, март ае белән чагыштырганда, Казанда 2 мең, Татарстанда 4,2 мең кеше ипотека килешүе төзелгән.

Республикада яңа фатир алучылар 15 процентка кимегән. Апрель аенда 2,5 мең кеше торак алган. Икенчел торак базарында исә сатулар 30 процентка кимегән.

Моңа кадәр Татарстанда торак сату 2,5 тапкырга кимегән диелде. Март аенда коммерцияле йорт төзүчеләр 8,2 млрд сумга торак саткан булса, апрельдә бу күрсәткеч 3,4 млрдка төшкән. Май аеның беренче ун көнендә 121 млн сумлык фатир сатылган.

Шул ук вакытта май аенда яңа фатирларга бәяләр Казанда 2,8, Уфада 4 процентка артканы әйтелде.

Русиядә күчемсез милек базарында торгынлык сизелә башлады. Икътисади кризис сәбәпле, кеше акчасын фатирга тотарга ашыкмый. Ипотека ставкалары артты, милек инвесторлары да акчаларын банкка депозитка илтә башлады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG