Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ярдәме белән Уфада галим һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин кабере яңартылды


Ризаэтдин Фәхретдин каберлеге
Ризаэтдин Фәхретдин каберлеге

Ризаэтдин Фәхретдинның 1990 елларда галим, ислам белгече Равил Үтәбай-Кәрими тапкан һәм карап торган каберне соңгы елларда иҗтимагый активистлар гына чистартып, барлап тора иде. Каберлек "Татнефть" ярдәме белән яңартылган.

Уфаның "Мөселман зираты"нда мәгърифәтче, галим, дин белгече, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең каберлеге яңартылды. Галим каберенең ике ягындагы уллары – 2 яшендә мәрхүм булган Хәсән һәм 61 яшендә бакыйлыккка күчкән Габдрәшит, шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин кабере каршындагы 1 яшендә бакыйлыкка күчкән улы Хәсәннең кабер ташлары да яңартылган. Каберләргә кадәр юл да төзекләндерелгән. Бу эшләрнең чыгымын "Татнефть" күтәргән.

Мәрәсимдә Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, "Татнефть" ширкәте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм башка шәхесләр катнашты.

Ризаэтдин Фәхретдин кабере янында сулдан уңга: Мәхмүт Галләм, Тәлгать Таҗетдин, Камил Сәмигуллин
Ризаэтдин Фәхретдин кабере янында сулдан уңга: Мәхмүт Галләм, Тәлгать Таҗетдин, Камил Сәмигуллин

Камил Сәмигуллин чыгышында Риза Фәхретдинне Мәрҗәни һәм Морад Рәмзидән кала өченче урында торган мәгърифәтче, тарихчы галим дип атады. Ислам тарихчыларының шушы өч галим хезмәтләренә таянуын билгеләде.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсиль Фархшатов Риза Фәхретдиннең кулъязмаларының күп өлеше институтта саклануын билгеләде. Архивка Төркиядән, Америкадан, Нидерландтан һәм башка илләрдән галимнәр килеп кулъязмаларын өйрәнүен билгеләде. Аның хезмәтләре һаман өйрәнелеп бетмәвен дә билгеләде.

Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, БДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов чыгышында Ризаэтдин Фәхретдинне башкорт дип атады: "Ризаэтдин Фәхретдин гомере буе үзен башкорт дип күрсәткән, Юрмый ыруыннан чыккан шәхес. Ризаэтдин Фәхретдин ул бөек галим генә түгел, Русия мөселманнарының беренче һәм бердәнбер җирле мохтарияте булган Башкортстан республикасын төзүгә фатиха биргән кеше. Ул безнең халкыбыз өчен үтә мөһим кеше", диде.

Тәлгать Таҗетдин Мөхәммәт пәйгамбәрнең милләтләр аермый ислам динен тотучыларны Ибраһим милләтеннән дип санавын искә төшерде. Бакыйлыкка күчкәч сорау алырга килгән Мөнкир белән Нәнкир кайсы ыру дип аерып тормаячак, диде.

Чарада Ризаэтдин Фәхретдин нәселенең дәвамчылары да чыгыш ясады. Алар урыс телендә чыгыш ясадылар, татар телен белмәүләрен әйттеләр.

Уфада Ризаэтдин Фәхретдинның мирасын өйрәнүче һәм киң халыкка таратунчы иң зур галимнәрнең берсе Равил Үтәбай-Кәрими иде. Ул Фәхретдиннең каберен эзләп табып, аны һәрдаим тәрбияләп торды, шәкертләрен йөртте.

Аның вафатыннан соң каберлеккә игътибар кимеде. Соңрак активист, Уфада тарихи йортларны саклап калу, "Мөселман зиратында" өмәләр оештыру белән шөгыльләнүче иҗтимагый активист, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина әлеге каберләрне карап торган иде. 2020 елда ул Уфада тарихи Ризаетдин Фәхретдин яшәгән йортны саклап калу эше башлады. Күренекле татар шәхесләре белән бәйле тарихи йортлар кварталы сүтелергә тиешле биналар исемлегенә кертелгән.

Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936)

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Фәхретдин хәзрәт һәм әнисе Мәһүбә абыстайдан ала. Аннары Лениногорски районы Түбән Чыршылы мәдрә­сә­сендә ун елдан артык укый. Мәдрәсәне тә­мамлаганда дүрт китап яза. Тирә-якка аның таләпчән, яңа алымнар белән укыткан, сәләтле мөгаллим дигән да­ны тарала.

1889 елда Уфа­га казый итеп чакыралар. Яшь булуына карамастан, аңа бу вазифаны йөк­лиләр, ул хөкемлек эше бе­лән шө­гыльләнә башлый. Уфада чакта тарихи-фәнни эшкә ба­шы белән чума, бик күп иҗат итә. Унлап китабы басыла. Үз гомерендә галим 147 китап чыгара, аларның 77се бала тәрбиясенә багышланган.

Риза Фәхретдин исеме та­тар дөньясына таныла. 1906 елда атак­лы Закир һәм Шакир Рә­миевлар аны Оренбурга эш­кә чакыралар. "Шура" жур­налында мөхәррирлек итә, шул ук вакытта "Хөсәения"дә укытып, аның мөдире булып та эшли. Журналда галимнең 777 фәнни мәкаләсе басыла. Тарих, фәлсәфә, география, психология, икътисад, педагогика, дидактика, биология, математика, татар теле һәм әдә­бияты, иҗтимагый фикер тарихы – күптөрле фән тармакларына бәйле мәкаләләр бастыруга ирешә. Чит ил галимнәрен журналга язарга күндерә.

1936 елның 12 апрелендә вафат була. Аңа 77 яшь була. Ризаэтдин Фәх­ретдин Уфаның татар зиратында җирләнгән.​

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG