Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльза Мәүлимшина Уфада Ризаэтдин Фәхретдин яшәгән йортны саклап калу өчен документлар җыя


Тукай урамындагы бина
Тукай урамындагы бина

Күренекле татар шәхесләре белән бәйле тарихи йортлар кварталы сүтелергә тиешле биналар исемлегенә кертелгән.

Уфада тарихи бина, узган гасыр башында күренекле дин галиме, мәгърифәтче, мөфти Ризаетдин Фәхретдин яшәгән йортны саклап калу эше башланган. Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльза Мәүлимшина әлеге бинаны сүттермәс өчен документлар җыя. Бу турыда Азатлыкка Мәүлимшина үзе хәбәр итте.

"Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин, соңрак мөфти Габдрахман Рәсүлев яшәгән йорт әлегә исән. Ул Салават урамындагы 7 нче санлы йорт. Бу бина Уфаның Беренче Җәмигъ мәчете артында урнашкан. Күрше йортларда яшәүчеләр мөфтинең кызын да хәтерли әле" дип сөйләде Мәүлимшина.

Ул бүген шушы тарихи биналар урнашкан кварталга барганын да әйтте. Уфаның Беренче Җәмигъ мәчете һәм Русия мөселманнары Үзәк диния назәрәте (ЦДУМ) биналары тирәсендәге йортларда яшәүчеләр белән аралашкан, видео яздырган, өлкән яшьтәгеләрнең хатирәләрен аудио итеп тә язып алган.

Мәүлимшина сөйләгәнчә, Тукай урамында Үзәк диния назәрәте казые Кашшаф Тәрҗеманиның туганнары да яши. Тәрҗемани Галимҗан Барудиның иң якын фикердәшләреннән берсе була, Ризаэтдин Фәхретдинның урынбасары, Русия мөселманнары Үзәк диния назәрәте казые булуы билгеле. 1936 елда Кашшаф Тәрҗемани ЦДУМ эше нигезендә кулга алына һәм ун ел төрмәгә хөкем ителә. 1938 елда аны һәм Беренче Җәмигъ мәчете имамы, "Галия" мәдрәсәсенең беренче ректоры Зыя Камалины "Башкортстанның контрреволюцион милләтче оешмасын төзү"дә һәм "Идел-Урал комитеты" белән элемтәләрдә гаеплиләр. Кашшаф Тәрҗемани төрмәдә үлә.

Татар шәхесләре белән бәйле тарихи биналар урнашкан бу квартал тулысы белән сүтелергә тиешле йортлар исемлегенә эләккән.

Ризаэтдин Фәхретдин торган йорттан кала, алар арасында 1920 елларда эшләгән, Габдулла Тукай исемен йөрткән мөселман малайлары өчен мәктәп бинасы да бар.

Эльза Мәүлимшина – иҗтимагый активист, юрист. Март аенда Эльза һәм аның фикердәшләре тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, күренекле татар мәгърифәтчесе һәм Галия мәдрәсәсенә нигез салучы, аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы сакланып калган утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылды. Мәүлимшина шулай ук Зыя Камали узган гасыр башында имам булып торган Өченче җәмигъ мәчете бинасын да мөселманнарга кайтару өчен көрәшә. Уфада тарих һәм архитектура истәлеге булган Бухартовскийлар йорт-утары 13нче март кичендә янгач, бина янында ялгыз пикетлар узды.

Узган атнаны Уфаның Беренче Җәмигъ мәчете каршында урнашкан, XIX гасырда төзелгән "Сөләймановлар йорты" дәүләт тарафыннан саклана торган мәдәният тарих һәм объектлары исемлегенә кертелде. Сөләйманов (Кийков) йорты Уфада Тукай урамы, 31нче йорт адресында урнашкан.

XS
SM
MD
LG