Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вафат булган Жириновский урынына ЛДПР лидеры итеп депутат Слуцкий билгеләнде


Леонид Слуцкий
Леонид Слуцкий

Сәясәтченең исеме 2018 елда киңкүләм мәшһүр булган иде - берничә басманың журналисты аны җенси бәйләнүләрдә гаепләде.

Русия думасы депутаты Леонид Слуцкий ЛДПР фиркасенең яңа лидеры итеп сайланды. Фиркагә нигез салучы Владимир Жириновский вафат булганнан соң, бу вазыйфа буш торды. Сайлаулар 27 майда Мәскәүдә, фирка съездында узды.

54 яшьлек Слуцкий Русия думасына 1999 елдан бирле сайлана, ул анда ЛДПР фракциясен һәм халыкара эшләр комитетын җитәкли.

2018 елда ВВС журналисты Фәридә Рөстәмова, "Дождь" телеканалы журналисты Дарья Жук һәм RTVI журналисты Екатерина Котрикадзе Слуцкийны җенси бәйләнүләрдә гаепләде, шуннан соң аның исеме киңкүләм мәшһүр булды.

Ул вакытта депутат өстеннән шикаятьне караудан баш тартканнары өчен, Русиянең берничә мәгълүмат чарасы парламентка вакытлыча бойкот игълан иткән иде.

Шул вакытта ук Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальный депутатны отставкага җибәрүләрен таләп итте. Навальный чыгарган тикшерүдә, депутатның Мәскәү янындагы затлы районда зур гын җир кишәрлеген арендалавы, әмма аны декларацияләрендә күрсәтмәве әйтелгән иде. Сәясәтченең Bentley һәм Mercedes маркалы өч машинасы булуы, моны депутатның хезмәт хакына алуы мөмкин булмавы да әйтелгән иде.

2021 елда Азатлык радиосының урыс хезмәте Слуцкий турында тикшерү чыгарды. Журналистлар депутатның чыгымнары турында мәгълүмат таба алды, әмма бу чыгымнарның депутатның рәсми керемнәре белән туры килмәстәй булуы ачыкланды.

Журналистлар ачыклавынча, депутатның кызы Швейцариядәге мәктәпкә укырга кергән, анда белем алу елына 87 550 долларга төшә. Укырга керү өчен имтиханнар тапшырган вакытта депутат кызы отельдә яшәгән, бу отельдәге бер бүлмәнең бәясе – тәүлегенә 1200-1400 доллар.

Тикшерүдән күренгәнчә, Слуцкий гаиләсе ике еллап Бодрумдагы (Төркия) виллада яшәгән. Мондый вилланың бәясе якынча 3 миллион евро дип бәяләнә. Моңа охшаш, әмма ике тапкыр кечкенәрәк булган вилланы арендага алсаң, тәүлегенә 2600 доллар түләргә туры килер иде. Шул ук вакытта депутатның 2021 елга керемнәре 3 миллион сум булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG