Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эш мәхкәмәгә тапшырылган


Мартта, Броварски районын оккупацияләгән вакытта Михаил Романов бер авылдагы йортка бәреп кергән һәм аның хуҗасын атып үтергән. Үтерүдән соң, исерек хәрби башка бер оккупант белән берлектә берничә мәртәбә аның хатынын көчләгән, дип белдерә Украина прокуратурасы.

Украина баш прокуроры офисы Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эшне мәхкәмәгә тапшырган. Бу хакта Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова хәбәр итте.

"Ирне үтереп, аның никахсыз яшәгән хатынын көчләгән өчен Русия кораллы көчләренең 90нчы гвардия танк Витебски-Новгород дивизиясенең 239нчы полкы хәрби хезмәткәре Михаил Романовны хөкем итәчәкләр ", дип язган ул 30 майда Facebook-тагы сәхифәсендә.

Киев өлкә прокуратурасы һәм Украина иминек хезмәте ачыклавынча, мартта, Броварски районын оккупацияләгән вакытта "бу вәхши бер авылдагы йортка бәреп кергән һәм аның хуҗасын атып үтергән. Үтерүдән соң, исерек хәрби башка бер оккупант белән берлектә берничә мәртәбә аның хатынын көчләгән. Алар хатын-кызга корал белән һәм хәтта бу вакытта өйдә булган баласын көчләү белән янаган", дип белдергән прокурор.

Венедиктова, "гаепләнүче әлегә кулыбызда түгел, әмма моңа карамастан", ул гадел мәхкәмәдән һәм канун каршында җавап бирүдән кача алмаячак дигән.

Май аенда Украина эчке эшләр министры Денис Монастырский Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия хәрбиләре кылган 20 меңләп сугыш җинаяте теркәлде дип хәбәр иткән иде.

Кремль сивилләргә каршы нинди дә булса җинаятьләр кылынуны кире кага.

Быел 23 майда Киевның Соломенски районы мәхкәмәсе Сумски өлкәсендә сивил кешене үтерүдә гаепләнүче Русия сержанты Вадим Шишимаринны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Ул сугыш башыннан бирле Украина мәхкәмәсе каршына баскан беренче Русия хәрбие булды.

Полтава өлкәсе мәхкәмәсе тагын ике русияле хәрбинең – Александр Бобыкин һәм Александр Ивановның эшен карый. Тикшерү фаразынча, алар 24 февральдә Харьков өлкәсенә булган ике атышта катнашкан.

17 майда Украина иминлек хезмәте (СБУ) украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан 21 яшьлек Булат Фассаховның катнашуын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG