АКШ Украинага "сугыш кырында мөһим һәдәфләргә төгәлрәк ату мөмкинлеге бирүче", уртача арага атучы "заманчарак ракет системнары" тапшырачак. Бу турыда АКШ президенты Джо Байден The New York Times газетында язып чыкты.
Шул ук вакытта, Байден сүзләренчә, АКШ Украинага "үз чикләреннән читтә һөҗүм итү" мөмкинлеге бирмәячәк.
Байден мәкаләсе чыкканнан соң АКШ администрациясе вәкиле үз исемен атамау шарты белән журналистларга Вашингтонның Киевка 80 чакрымга кадәр арага атучы HIMARS ракет системнары тапшвыруын белдергән. Аның әйтүенчә, Киевка шуннан да ерагракка очучы төгәл ату кораллары бирелмәячәк.
HIMARS системнары Русиянең "Смерч" реактив артиллерия системнарыннан ераккарак ата. Ул 70 чакрымга кадәр арага ата. Мондый төр коралның Украинага ничә данәдә биреләчәге әйтелми.
Байден АКШның Русия һәм НАТО арасында турыдан-туры бәрелешләр башлануын теләмәвен яза һәм Путинны хакимияттән бәреп төшерү өчен ни дә булса эшләргә җыенмавын ассызыклый. Байден шулай ук сугышны тизрәк тәмамлау өчен Киевны территорияләр мәсьәләсендә Мәскәү алдында чигенүләргә ризалаштыру өчен басым ясамаячагын да белдерә. "Русия Украинаның мөмкин кадәр зуррак өлешен басып алу өчен сугышны дәвам итү" сәбәпле тынычлык сөйләшүләре көрчеккә терәлде дип яза Байден.
Аның сүзләренчә, АКШ һәм аның беректәшләре Украинага корал бирүне һәм Русиягә икътисади, сәяси ярдәмне дәвам итәчәк.
Сугыш башыннан бирле Вашингтон Киевка дүрт млрд долларлык хәрби ярдәм бирде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!