Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Фаткуллин: КФУ сәяси карашлар өчен эзәрлекләүдә "пионер" булды


Наил Фаткуллин. Фото: Павел Платов ("Вечерняя Казань")
Наил Фаткуллин. Фото: Павел Платов ("Вечерняя Казань")

КФУның Гыйльми шурасы Путин сугышына каршы ачык хат тараткан профессор Наил Фаткуллинны киләсе 5 елга вазифага сайламаска булган. Галим үзе бу хатны язуына үкенмәвен белдерә.

Путин сугышына каршы ачык хат таратканы өчен эштән җибәрелгән профессор Наил Фаткуллин, Казан федераль университетының (КФУ) аттестация комиссиясе сәяси карашлар өчен ачыктан-ачык эзәрлекләүдә "пионер" булды һәм бөтен Русия университетларының яңа тарихында бер прецедент ачты, дип белдерде.

КФУның аттестация комиссиясе сәяси карашлар өчен ачыктан-ачык эзәрлекләүдә "пионер" булды

Аның фикеренчә, университетның Гыйльми шурасында яңа карашлар оешкан: "Университетның барлык профессорлары һәм укытучылары хөкүмәтнең теләсә нинди карарын, президентның теләсә кайсы адымын берсүзсез хупларга, соклану белдерергә тиеш. Әгәр моны эшләмәсәләр, аларның университетта эшләргә хакы юк", дип сөйләгән ул "Idel.Реалии"га.

Наил Фаткуллин Украинадагы сугышка каршы ачык хат язганнан соң булган хәлләр турында сөйләгән.

16 майда Казан шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Денис Хәбибуллин Фаткуллинга "канун бозарга ярамау турында кисәтү" чыгарган.

Прокуратура вәкиле фикеренчә, профессор язган ачык хат Русия Украинада алып барган "махсус хәрби операциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга һәм университет хезмәткәрләре, студентлары арасында протест активлыгы уятырга мөмкин".

"Хәзерге социаль-икътисади киеренкелек шартларында, Русия Кораллы көчләренең Украинада махсус операция уздыруына каршы чыгучы затларның активлыгын исәпкә алганда, мондый эчтәлектәге хатларны тарату югарыда санап узылган тискәре нәтиҗәләргә китерергә, шул исәптән рөхсәт ителмәгән халык чаралары уздыруга этәргеч булырга сәләтле", диелә кисәтү хатында.

"Фәнни яктан сораулар юк. Сәяси белдерүгә карата - шелтә"

20 майда профессор белән университеттан элемтәгә чыкканнар. КФУның Гыйльми шурасы электрон почта аша хәбәр җибәргән, анда бәйге-аттестация комиссиясенең Наил Фаткуллинны физика һәм молекуляр системнар кафедрасына профессор буларак тәкъдим итмәве язылган.

Укытучы моның сәбәпләрен сорагач, секретариатта "Фәнни яктан сораулар тумады. Сәяси сүзләрегезгә карата шелтә булды", дип белдергәннәр.

26 майда КФУ Гыйльми шурасы утырышы узды, анда күпчелек тавыш белән (38 кеше – хуплаган, 28 кеше каршы чыккан) Наил Фаткуллинны профессор вазифасына сайланмады дип таптылар.

"Гыйльми шура минем гамәлемне Казан университеты профессоры өчен әхлаксыз дип тапты. Документы юк, әмма мондый сүзләр булды. Бары тик ачык хатка бәйле дәгъвалар гына булды. Фәнгә кагылышлы, белем бирүемә кагылышлы дәгъвалар булмады", дип сөйләгән профессор басмага.

КФУ гыйльми шурасында Фаткуллин үзе дә чыгыш ясаган һәм хатыннан баш тартмавын, моны сивил карашын белдерү дип санавын әйткән. Ул басма белән әңгәмәсендә дә хат язуы өчен үкенмәвен искәрткән.

"Idel.Реалии" КФУның матбугат хезмәте белән элемтәгә кергән, әмма басмага бу хәлләргә фикер белдермәгәннәр, "шәхси мәгълүматлар турындагы" канунга сылтанганнар.

Наил Фатхуллинның сугышка каршы хатын 10 майда "Гроза" студентлар журналы чыгарды. Бу хатында ул "Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Украинаның халыкара танылган чикләреннән Русия гаскәрләрен чыгаруны" таләп итә.

Наил Фаткуллин 1954 елның 10 декабрендә туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. 1981 елда фәннәр кандидаты, 1995 елда физика-математика фәннәре докторы булган. 2000 елда "профессор" дәрәҗәсе алган. Фәнни-педагогика стажы – 41 ел. КФУның физика институтындагы молекуляр системнар физикасы кафедрасында белем бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG