Accessibility links

Казанда "Ярмәк вагы" биюен өйрәттеләр


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Казанда “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты кысаларында Самар өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан "Ярмәк" вагы биюен өйрәттеләр. Кабан күле буенда узган чарада йөзләрчә кеше катнашты.

"Ярмәк вагы" биюен иң әүвәл егетләр генә бии торган булган. Элек егетләрне армия сафларына озатканда махсус шул бию белән озата торган булганнар. Уен форматына якын бию. Башта бер егет икенчесен чакыру хәрәкәте белән уртага биергә чакыра, аннан аяк астына чыбыркы белән суга, икенчесе аны аяк башы белән тотарга тырыша, шулай итеп тыпырдау хәрәкәте килеп чыга.

Казан халкы, кунаклар бу мастер-классны бик ошатты. Катнашучы, карап торучылар белән бергә биш йөзләп кеше җыелган иде. Мастер классны алып барган биючеләр Рамазан Җамалетдинов, Владислав Уткин, Сәидә Минубаева һәм Гөлсинә Галимуллина халыкка хәрәкәтләрен бәйнә-бәйнә өйрәтте, соңыннан барлык катнашучылар белән бергә ике сәгать дәвамында "Ярмәк вагы биюен" биеделәр.

Казанда "Ярмәк вагы" биюен өйрәттеләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Биюче Рамазан Җамалетдинов сүзләренчә, моның хәтле кеше катнашыр дип уйламаганнар.

"Дөресен генә әйткәндә, мондый аншлаг булыр дип көтмәгән идек. Шулкадәр күңелле булды, үзебезнең Казанда, Кабан күле янында йөзләгән кеше безгә кушылып биегәч, күңелләр эреп китте. Без бик шат, димәк халык ошата милли биюләребезне, максатыбыз бит - гореф-гадәтләрне халыкка өйрәтү."

Альбина Шәмсетдинова
Альбина Шәмсетдинова

Самарадан Казанга сессия бирергә дип килгән Альбина Шәмсетдинова күз яшьләрен тыя алмый карап торды. Мастер класс барышында мәйданчыкка чыгып егет-кызларга бу биюне халыкка таныткан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Бу чара турында белмәдем, Казан үзәгендә йөреп керим дип чыккан идем. Таныш көйне ишетеп якынрак килсәм, безнең биюне башкаралар икән, шаккаттым, күзләрем яшьләнеп сокланып карап тордым", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мастер-класс тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады, биючеләр белән фотога төшеп, сөйләшеп, рәхмәт сүзләрен җиткереп калды.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG