Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы "Москва" крейсеры диңгезчеләрен "махсус хәрби операциядә" катнашучылар исемлегенә керткән


"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы
"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы

Шул ук вакытта, прокуратура да, саклану министрлыгы да “Москва” крейсерының Украинага каршы сугышта катнашуын әле дә танымый.

"Москва" крейсеры диңгезчеләре хезмәт иткән хәрби бүлекчә "махсус хәрби операциядә" катнашучылар исемлегенә кертелгән, дип хәбәр итә "Медиазона".

Беренче булып документ фотосын "Военный омбудсмен" Telegram-каналы чыгарды. Аның дөрес булуын басмага Татарстаннан яралы матросның әнисе Гөлназ Уразаева да раслаган, аңа мондый җавап Кара диңгез флоты прокуратурасыннан килгән.

Документта әйтелгәнчә, "кораб экипажы һәм аның гаилә әгъзалары социаль хокуклар һәм гарантияләр, шулай ук түләүләр ала алсын өчен" саклану министрлыгы хәрби бүлекчәне шундый исемлеккә керткән.

Шул ук вакытта, "Медиазона" искәртүенчә, прокуратура да, саклану министрлыгы да "Москва" крейсерының Украинага каршы сугышта катнашуын әле дә танымый.

Май башында хәбәрсез югалган "срочник" солдат Егор Шкребецның әтисе Дмитрий Шкребец Кара диңгез флоты хәрби прокуратурасыннан килгән хатны чыгарган иде. Хатта диңгезченең "хәрби бүлекчәдә хәбәрсез юк булучы" итеп игълан ителүе, корабның Украина суларына кермәве һәм "махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителгән хәрби берләшмәләр һәм бүлекчәләр исемлегенә кертелмәве" турында язылган.

13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.

Соңрак минстрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680 гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.

Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште. Егет урта дәрәҗәле җәрәхәтләр алып башта Акмәчеттәге һоспитальдә дәваланган, 21 апрель көнне аны махсус очкыч белән Петербурга озатканнар.

Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган булган. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG